Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар арасында Мирза Мәхмүтов исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә бәйге игълан ителде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов исемендәге премиясенә бәйге игълан итә. Татарстан укытучылары бәйгедә катнашу турында гаризаны 1 июньгә кад...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтов исемендәге премиясенә бәйге игълан итә. Татарстан укытучылары бәйгедә катнашу турында гаризаны 1 июньгә кадәр тапшыра ала. mon.tatarstan.ru


Бәйге нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә, 5 октябрьдә, 100 әр мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез,  Мирза Мәхмүтов исемендәге премиясе Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан узган елның декабрь ае азагында  гамәлгә куелган иде.


Мирза Мәхмүтов – танылган педагог-теоретик, шәркыятьче. СССР мәгариф академиясе, Россия мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, Россиянең Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор. 1958–1976 елларда Мирза Исмаил улы Татарстан мәгариф министры булып хезмәт итә. «Мәгариф» журналы редколлегия әгъзалары әлеге премияне хуплап чыкты һәм милли мәгариф өлкәсен өйрәнү өчен яхшы этәргеч булуын  ассызыкладылар.


Премиягә лаек булган затларга “М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты” исеме,  акчалата бүләк, диплом, һәм мактау билгесе тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ