Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кыла алачак

Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә куйды. Ел саен Укытучылар көнендә, 5 октябрьдә,100 әр мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак. Премия укытучыларның фәнни һ...

Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен гамәлгә куйды. Ел саен Укытучылар көнендә, 5 октябрьдә,100 әр мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак. 


Премия укытучыларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм Россиянең танылган педагогы һәм көнчыгыш телләрен өйрәнүче, ТР Фәннәр академиясе һәм россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнә.


kpfu.ru kpfu.ru

Мирза Мәхмүтов – танылган педагог-теоретик, шәркыятьче. СССР мәгариф академиясе, Россия мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, Россиянең Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, профессор. 1958–1976 елларда Мирза Исмаил улы Татарстан мәгариф министры булып хезмәт итә.


Премиягә лаек булган затларга “М.И.Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты” исеменә лаек булучыларга акчалата бүләк, диплом, һәм мактау билгесе тапшырыла.



Мәгариф өлкәсендәге яңа премия турында редакция шурасы әгъзалары фикерен белергә булдык.


Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов,  КФУның психология һәм белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы,


— Бу премия бик кирәк иде. Аңа фән белән шөгыльләнүче мөгалимнәр генә түгел, ә мәктәп, лицей, гимназиядә эшләүче укытучылар да дәгъва кыла алса бик яхшы булыр иде. Алар арасында төрле фәннәрне укыту методикалары, дәреслекләр авторлары бар.


Мирза Исмаилович  — дөнья күләмендә танылган академик. Ул фәнни текшерүләр оештырды, һөнәри белем программаларын тәэмин итте. Милли мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре дә бик күп. Мәхмүтов СССР Педагогия фәннәре академиясенең һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм бик күп еллар дәвамында җитәкли. Аның исемендәге премия булдырылуны бик урынлы дип саныйм.


Марат Вазыйх улы Лотфуллин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты,


— Мирза Мәхмүтов белән эшләмәдем. Әмма аны беләм. Аның исемендәге премия булдыруны да яхшы, кирәкле гамәл дип саныйм. Гомумән, мәгариф өлкәсенә премияләр күп булырга тиеш. Укытучы хезмәте бик катлаулы, күп көч тәлам итүче хезмәт. Мондый премияләр җәмгыятьтә педагог һөнәре дәрәҗәсен күтәрә.


Мирза Мәхмүтов мили мәгарифкә дә зур өлеш кертте. Җәмгыятьтә мәгарифкә зур игътибар булуы шатландыра.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ