Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның дәрес планнары журналы «Мәгариф.РФ» җиңү яулады

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Мәгариф.РФ» электрон басмасы Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән конкурсның «Иң яхшы татарча электрон газета» номинациясендә җиңү яулад...

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Мәгариф.РФ» электрон басмасы Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән конкурсның «Иң яхшы татарча электрон газета» номинациясендә җиңү яулады.DSC_0572


 Әлеге конкурс «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларының иҗади үсешенә этәргеч ясау, иң актив басмаларны бүләкләү максаты белән «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Электрон журнал мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен чыгарыла. Педагоглар http://магариф.рф адресы буенча урнашкан әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес планнарын, мастер-классларны һәм башка төрле эшкәртмәләрне бастыра. Порталда ай саен 30 материал дөнья күрә. «Мәгариф.РФ»та тәрбиячеләр һәм укытучылар зур кызыксынып үз язмаларын тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ