Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының укыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда белем бирү оешмасының роле

Гөлнара МИНҺАҖЕВА,Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең укыту эшчәнлеге буенча I категорияле белгече Билгеле булганча, һәрбер оешмада формаль һә...

Гөлнара МИНҺАҖЕВА,


Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең укыту эшчәнлеге буенча I категорияле белгече


 


Билгеле булганча, һәрбер оешмада формаль һәм формаль булмаган структуралар яшәп килә. Социолог, философия фәннәре докторы, профессор Пригожин Аркадий Ильич  фикеренчә [2], гадәттә, формаль булмаган структурага караган оешмалар рәсми бәйләнешләрдә торган структура чишә алмаган мәсьәләләрне хәл итүгә хезмәт итәләр.  Бүгенге көндә, яңалыкка омтылу гасырында яшәп, искечә уку-укытуны дәвам итә алмыйбыз. Мәгарифне модернизацияләү бара, ул үзгәрә, яңа мәгариф стандартлары кертелә. Шуңа да формаль структура бик еш җитәкчелек тарафыннан җиңел яки катлаулы үзгәртүләргә дучар ителә. Формаль булмаганнары исә, бөтенләйгә игътибардан читтә кала. Безне кызыксындырган эшлекле профессиональ мөнәсәбәтләр теге яки бу структурада формалашырга, чарланырга мөмкин. Әлеге мөнәсәбәтләр структурасы – оешма әгъзаларының социаль статусы, аларның роле, башка хезмәткәрләргә реаль йогынтысы, иң мөһиме: информацион агымның интенсивлыгы һәм юнәлеше турындагы мәгълүмат чыганагы.  Әлеге контекстта  мөнәсәбәтләр структурасын оешма әгъзалары арасындагы эшлекле аралашу, коммуникацияләрнең эчке төзелеше дип аңларга кирәк. Мәктәп оешмалары структурасын өйрәнеп, эшлекле профессиональ элемтәләр тудырырга, ягъни белем бирү оешмасының социаль челтәрен төзергә мөмкин.


Төзелеше буенча катлаулылык дәрәҗәсе түбән булган челтәр аерым бер мәктәпнең үсеше юлында җитди каршылык, һәм, киресенчә, югары катлаулылыкта оештырылган структура белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда яхшы ресурс була ала. Нәтиҗәдә, мәктәпнең социаль халәте уңай якка үзгәрә, бу үз чиратында оешманың идеяләрен, үсеш планын тормышка ашыруда иң яхшы корал – кеше капиталын туплауга булыша.


Без көн кадагында торган төп проблемаларны чишә алмавыбызда ресурслар юклыгына ишарә ясыйбыз. Күпчелек очракта тышкы ресурслардан файдалану отышлы. Шунлыктан белем бирү оешмасының эчке социаль, профессионал, кеше капиталы читкә этәрелә. Мәкаләмдә мәктәп оешмаларының эчке ресурслары хисабына укытучының белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын ассызыклап үтәсем килә.


Мәктәп оешмалары структурасы әгъзалары сыйфатында төрле фән укытучылары тора.  Аерым фәннәрне укытуда бер команда тупланырга тиеш. Шулай ук эшлекле коммуникацион чаралар системасы булдыру кирәк. Мәсәлән, фәнни-гамәли утырышлар. Мондый утырышларда аерым темаларны укыту мәсьәләләрен, төрле предметлар күзлегеннән аларны берләштерү нокталарын эзләп табып, гамәлгә ашыру укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырачак. Утырышларда фән яңалыклары турында сөйләшүләр дә урынлы була. Мисал өчен, Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан 177 нче лицейның директоры, физика укытучысы И.Ф.Имамовның Казан федераль университетының физика институты лабораторияләрендә белемен күтәрергә килүче физика укытучыларына VIII сыйныфта «Электролиз законы» темасына күрсәткән ачык дәресе. Дәрес фәннилеге һәм укыту материалының укучылар тарафыннан үзләштерелүе ягыннан югары дәрәҗәдә узды. Укытучы электролитик диссоциация күренешен химик яктан да һәм төрле кызыклы тәҗрибәләр аша физик яктан да тирәнтен ачты. Бу бик мөһим, укытучы бер фәннән белемнәрен икенче фәнгә трансляцияли. Урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика фәненнән федераль дәүләт белем бирү стандартлары яңа уку елыннан гамәлгә керәчәк. Укытучы инде бүген укучыларда регулятив һәм коммуникатив гамәлләрне формалаштыру үрнәкләрен тәкъдим итә, предмет һәм метапредмет нәтиҗәләре булдыра.


Белем бирү системасында иң күркәм яңалык – укучының дәрестән соңгы эшчәнлеген оештыру программаларының белем бирү оешмасының укыту программасы эчендә булуы. Башлангыч сыйныфларда ук төрле фәннәрнең берүк темада интеграциясе көчәя ала. Табигатьне өйрәнү, әйләнә-тирә мохитны танып-белү, катлаулы күренешләрне күзаллау, җиңел генә аңлау күнекмәләрен булдыруда бу алым үз нәтиҗәсен озак көттермәячәк. Бу урында Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 15 нче номерлы урта гомуми белем бирү оешмасының эш тәҗрибәсеннән мисал китерү урынлы булыр. Өлкән сыйныфларда гына белем бирүче укытучылар А.М.Желифонова (физика укытучысы), С.Н.Легошина (математика укытучысы), З.С.Гыйламутдинова (химия укытучысы), Г.В.Филиппова (биология укытучысы), мәктәпнең үсеш планын тормышка ашырып, кече яшьтән укучыларда төгәл фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, IV сыйныфлар өчен махсус программа булдырганнар. Программа барлык рәсми кысаларга яраклаштырылып төзелгән. Һәрбер дәреснең үз темасы һәм сценарие булдырылган. Мондый алымның кыйммәте дәрестә бер теманың төрле фәннәрдәге тәҗрибәләр белән үрелешендә.


Һәрбер белем бирү оешмасы хезмәткәрләре арасында үз эшенең остасы була. Мондый талант иясенең эчке потенциалын, мәктәп идеяләрен тормышка ашыруга юнәлтеп, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар оештыру нәтиҗәле.


Белем бирү оешмасының эчке ресурсларын туплауда укытучыларның, кайсы фәнне укытуларына карамастан, үзара эшлекле профессиональ мөнәсәбәтләрен ныгыту зур роль уйный. Җитәкчелекнең һәм мәктәп оешмалары вәкилләренең, методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, дәресләрдә катнашулары мөһим. Түбәндәге рәсемдә дәрес дәвамында укытучының белем алучылар белән аралашу активлыгын күзәтү схемасы китерелә. Монда: ○- укытучы,┌┐- укытучының эш урыны, ∏ - парталар, ● - укучылар, → - укытучының укучыга игътибары.


класс


Дәрестә күзәтүче күрсәтелгән схеманы төзи. Бу очракта аның максаты –  дәрес дәвамында укытучының кайсы укучыга ничә мәртәбә нинди формада күрсәтелгән игътибарын теркәү. Дәрес ахырында нәтиҗә ясала. Әлеге ысул берничә мәртәбә кулланылганнан соң, укытучының аудиторияне күрә белүе арта. Бу үз чиратында эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары гамәлдә балаларның эшчәнлеген оештыра белүне таләп итә. Хезмәткәрләр арасында туган эшлекле профессиональ элемтә укытучы эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең бәяләү критериясе дә  булып тора түгелме?!


Белем бирү оешмаларының эчке ресурсларын – профессиональ  капиталны үстерүдә тагын бер ысул – оешманың эчендә белем күтәрүгә юнәлтелгән укулар оештыру. McKinsey компаниясе тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча [Барбер, Муршед, 2008] [1], бу ысул иң нәтиҗәлеләрдән санала. Кызганычка, әлеге ысул Россия Федерациясе белем бирү оешмаларында киң кулланылышка кертелмәгән. Димәк, әле оешманың эчке мохитын өйрәнү өчен инструментарийлар аз, бу юнәлештә коллективларга ярдәм күрсәтү механизмнары булдырылмаган.


Укытучының белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәлелеге артуы укыту тирәлегенең дөрес төзелешендә. Күзәтүләр укытучыларның бер оешма әгъзалары булып та, хезмәттәшләренә карата һөнәри кызыксыну булмавын күрсәтә. Нәтиҗәдә мондый коллективлар озак «яши» алмыйлар, сүнәләр. Бу очракта исә, формаль оешмалар гына үз фунцияләрен үтиләр.


Әдәбият



  1. Барбер М., Муршед М. Как добиться стабильного высокого качества обучения в школах. Уроки анализа лучших систем школьного образования мира / Пер. с англ. // Вопросы образования. – 2008. – №3.

  2. Пригожин А.И. Методы развития организаций. – М.: МЦФЭР, 2003. 863 с. (переиздан в 2017 году).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ