Логотип Магариф уку
Цитата:

Ура, каникуллар!

Источник: pixabay.comЛагерьның да була төрлесеКаникуллар башлануга шәһәр баласын йә авылга, йә лагерьга озаталар. Авыл баласын, киресенчә, шәһәргә бару, цирк, зоопаркны гына түгел, океанариумны да үз...

Источник: pixabay.com Источник: pixabay.com

Лагерьның да була төрлесе


Каникуллар башлануга шәһәр баласын йә авылга, йә лагерьга озаталар. Авыл баласын, киресенчә, шәһәргә бару, цирк, зоопаркны гына түгел, океанариумны да үз күзләре белән күрү кызыктырадыр. «Балам өч ай буе трай тибеп йөрмәсен әле» дип кайгырган ата-аналар каникулны башка формада уздыру юлларын да эзли. Ә кайберләренең җәйге ялдан файда алып, баласына үзе бирә алмаган тәрбияне биреп каласы килә. Андыйлар арасында мөселман лагерьларын эзләүчеләр дә бар. Дога өйрәнер, Аллаһ сүзен ишетер, тәртиплеләнеп тә китәр иде диләр.


Тәрбия орлыгы


Авыл мәчетләрендә дә (һәркайсында ук булмаса да) каникул вакытында балалар өчен лагерь оештыру күптән күркәм гадәткә әйләнде инде. Ә шәһәрләр турында әйтеп тә торасы юк. Теләгән ата-ана ничек тә җаен табарга тырыша, баласын мөселман лагерена җибәрә. Мондый лагерьлардан балалар исламча яшәү турында белеп кенә түгел, ә исламча яшәп тә кайта. Әле вожатыйлары үз эшен яхшы белүче генә түгел, ә җиренә җиткереп үтәүче булса, бигрәк тә.


Шундый лагерьларның берсе, шактый еллар инде балалар өчен төрле кичәләр, бәйрәмнәр, квестлар, лагерьлар һ.б. чаралар оештыра торган «Бәхет ачкычы» төркеменә бездә мөрәҗәгать иттек.


«Без лагерь программасын ел фасылына, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап төзибез. Рәхәтләнеп ял да итсеннәр, файда да алсыннар. Нәрсә соң ул рәхәтләнеп ял итү дисезме? Мәсәлән, берәр күңелгә ятышлы уен. Ә шул уенны баланың рухи дөньясына файда китерә торган итеп оештырасың да куясың. Нәтиҗәдә, баланың рухи дөньясына ял итә-итә дә күпме файдалы мәгълүмат тула. Һәркемгә мәгълүм, дин ул, беренче чиратта, рухи азык. Шуңа лагерьларыбызның төп максаты – балалар күңеленә иман нурын сеңдерү, динебез нигезләрен өйрәтү яки «орлык» төртү, – диделәр «Бәхет ачкычы» төркеме оештыручылары. – Күз алдына китереп карагыз, лагерь табигать кочагында оештырылган булса, таң вакытының гүзәллеге, саба җиле-һавасы үзе генә дә ни тора?! Мондый лагерьларда балалар ял итеп һәм Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга гына өйрәнеп калмый, иманын да ныгыта. Гомумән, аларның нәни йөрәкләренә бик нык уелып кала бу мизгелләр».


Мөселман лагереның өстенлекләре



  • Балалар исламча яшәп карый. (Гаиләсендә дини тәрбия бирелгәннәре ислам җәмгыятендә булып карый.)

  • Коръән аятьләре, догалар өйрәнә.

  • Дини белем ала, иманы ныгый.

  • Дуслар таба.

  • Яңа шөгыльләргә өйрәнә.


Ата-аналарга берничә киңәш



  • Лагерь кайбер борчулар да китерергә мөмкин. Мәсәлән, лагерьда булу вакыты бер ай икән, бала өен, әти-әнисен сагыначак. Гәрчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә ата-анасы килеп хәлен белеп китсә дә, лагерьның соңгы көннәрендә аны «чемодан» кәефе биләп алачак. Шуңа 10-15 көннән артмаган лагерь сайларга тырышыгыз.

  • Баланы җәй дәвамында 10-15 көнлек лагерьга берничә тапкыр җибәрү тоташ бер айга җибәрүдән нәтиҗәлерәк.

  • Әгәр үзе каршы килмәсә һәм барырга теләге дә булса, узган сезондагы лагерьга кабат барса, яхшырак. Вожатыйларны белә, адаптация үтеп торасы да булмый диярлек. (Бу алым даими оештырыла торган лагерьларга карый.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ