V Международная олимпиада по татарскому языку и литературе. Задания для студентов РТ и других регионов РФ (для студентов татарской филологии)

Задания для студентов РТ и других регионов РФ (для студентов татарской филологии)

  1. Борыңгы һәм Урта гасыт татар әдәбиятының чорларга бүленешен языгыз. Һәр чорда иҗат иткән әдипләрне күрсәтегез. (10 балл).
  2. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең жанрын билгеләгез. Хатларның тематикасын билгеләгез. ( 5 балл)

 

  1. ХХ гасырның 20-30 нчы елларында әдәбиятта формалашкан иҗат методын атагыз. Үзенчәлекләрен, хас закончалыкларны, татар әдәбиятыннан үрнәкләрен китереп языгыз (5 балл).

 

Ямьләнеп киткәндәй булды

Авылым урамнары,

Ирексездән шунда төште

Күземнең карашлары.

 

Ышанычлы адым белән

Горур атлап урамнан,

Орден-медальләрен тагып,

Үтеп бара Ветеран.

 

Маңгаенда буразналар,

Әйтерсең борма юллар,

Шул юлларда эз калдырган

Яшәлгән данлы еллар.

 

Язмыш аны күп сынаган,

Тик сындыра алмаган,

Таяндырса да таякка,

Буйсындыра алмаган.

 

Чәчләре ничек ак булса,

Күңеле дә аның ак,

Тормыш тәҗрибәсен туплап,

Биргән һәр киңәше хак.

 

Дөнья йөге бастырса да,

Туры тота гәүдәсен,

Кайбер очынчык затларның

Әйттерер ул тәүбәсен.

 

Күзләрендә яшәү дәрте,

Япь-яшь аның күңеле,

Тирән ихтирамга лаек

Гомере алда әле.

 

Юл бирегез, сәләмләгез,

Хөрмәтләп җырлагыз дан:

Урамнарны нурга күмеп,

Үтеп бара Ветеран!

 

Нур Ахунововның  китерелгән шигырен укыгыз . Шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели? Шигырьгә исем бирегез.  Әлеге шигырь юлларына таянып, 200 сүздән дә ким булмаган күләмдә инша языгыз (20 балл).

 

  1. Нәзари бирем. (1әр балл; барлыгы – 10 балл)

1) [и] авазының артикуляцион һәм акустик билгеләре:

______________________________________________________________

2) Бүрәнә, сумала сүзләре татар теленә үзләштерелгәндә кичергән фонетик үзгәреш –

_________________.

3) Яңгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган, бер сүз төркеменә карый торган, ләкин төрле мәгънә белдерә торган сүзләр  _________________  дип атала.

4) Мәгънә төсмерләре белән аерылып тора торган синонимнар –  ________________

синонимнар.

5) Бер үк тамырга бер-бер артлы берничә ясагыч кушымча ялганып ясау сүзьясалыш ____________________  барлыкка китерә.

6)  Эш-хәлнең субъектка мөнәсәбәтен белдерә торган грамматик категория – _____________________________.

7) Берьюлы ике сүз төркеме билгеләренә ия булган сүз төркемнәре:

______________________________________________________________.

8) Реаль лексик мәгънәгә ия булмаган, шуңа ишарә генә ясый торган сүз төркеме – ____________________.

9) Сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга мөнәсәбәтен белдерүе синтаксис фәнендә ____________________  дип атала.

10) Башка сүзләрне ияртеп җәенкеләнә алмый торган сүзләр белән бирелгән җөмләләр  ____________________ дип атала.

  1. Бирелгән сүзләрнең язылышы нинди орфографик принципка нигезләнүен билгеләлгез. (1әр балл; барлыгы – 10 балл)

1) һәлак – _______________________________________________________________

2) төнбоек – _____________________________________________________________

3) чибәр –  _______________________________________________________________

4) компьютер –  __________________________________________________________

5) кәбестә – _____________________________________________________________

6) бәла – ________________________________________________________________

7) аксакал – ак сакал – ____________________________________________________

8) 100 % тан артык – ______________________________________________________

9) КФУ – _______________________________________________________________

10) умбер –  ____________________________________________________________

  1. Бирелгән сүзләр пассив лексиканың кайсы төренә карый: кабилә, би, чура, чирү, сәмә, хан, һәндәсә, каравыл башы, нифак, ыруг. Тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга бүлеп языгыз. (1әр балл; барлыгы – 10 балл)

Тарихи сүзләр:

1) _____________________

2) _____________________

3) _____________________

4) _____________________

5) ____________________

Архаизмнар:

1) _____________________

2) _____________________

3) _____________________

4) _____________________

5) ____________________

  1. Бирелгән сүзләрнең ясалыш ысулларын билгеләгез. (1әр балл; барлыгы – 10 балл).

1) күндәм  _________________________________________________

2) чимал __________________________________________________

3) аксакал_________________________________________________

4) бергә (эшләү_____________________________________________

5) туңган (җир) ____________________________________________

6) үтә күренмәле ____________________________________________

7)  әҗәт____________________________________________________

8) култык (географик атама) ___________________________________

9) арпа (авыру атамасы) ______________________________________

10) БДИ____________________________________________________

  1. Гамәли бирем. (20 балл)

Укучылары азая,  бүлмәләре, складлары артып кала башлаган бер училищены күз уңына алды, директорына якынаю әмәлен тапты Сакманов, һәм  шунда урындык, өстәл, тумбочка, агач көрәк кебек, үзләре әйтмешли, шурум-бурум ясау буенча цех әмәлләп җибәрделәр. (Т.Галиуллин)

  1. Җөмләнең хәбәрлек үзәкләрен табыгыз, төрен билгеләгез, схемасын сызыгыз.
  2. Тыныш билгеләрен аңлатыгыз.
  3. Якынаю сүзенә фонетик анализ ясагыз.
  4. Әмәлен, кебек сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.