Логотип Магариф уку
Цитата:

Вальдорфча тәрбиялибез

Бу балалар бакчасында интерактив такталар да, шугалак, бассейн кебек спорт бүлмәләре дә, хәтта заманча уенчыклар да юк. Биредә сабыйлар чыршы күркәсе, төрле ташлар, кабырчыклар белән уйный. Курчакларн...

Бу балалар бакчасында интерактив такталар да, шугалак, бассейн кебек спорт бүлмәләре дә, хәтта заманча уенчыклар да юк. Биредә сабыйлар чыршы күркәсе, төрле ташлар, кабырчыклар белән уйный. Курчакларны исә, тәрбиячеләре, әти-әниләре белән берлектә, үзләре тегә. Вальдорф методикасы буенча эшләүче балалар бакчасындагы тәрбия – үзе бер фәлсәфә.


«Уйнап туймаган бала – бәхетсез олы кеше»
Казанның 397 нче балалар бакчасында ике вальдорф төркеме эшли. Без шуларның берсендә кунакта булдык. Монда да чишенү, ашау, уен, йокы бүлмәләре бар. Ә менә җиһазлар, уенчыклар, бакчадагы көн тәртибе гадәти төркемнәрдән нык аерыла. Балалар, бакчага килүгә, үзләренә иртәнге аш әзерләүдә катнаша – төрле салатлар ясый. Барысы да җыелып беткәч, сәламләү башлана. Шунда уеннар уйнап, бер-берсенә теләкләр телиләр.


Иртәнге аштан соң нәниләр ирекле уенга тарала. Ә тәрбиячеләр төркемдәге эшләр белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, юа. Апаларына булышырга теләгән балалар, килеп, ярдәм итәргә мөмкин. Ләкин беркемне дә мәҗбүриләү юк. Балалар уйнарга тиеш. «Уйнап туймаган бала киләчәктә бәхетсез булачак. Шуңа да без монда аларга тулы ирек бирәбез. Сабыйлар үз уеннарында бүлмәдәге бөтен әйберне файдалана ала. Өстәлләр – тартма, тукымалар (аларның монда нинди генә төре юк! – Р.У.) елгага әверелергә мөмкин», – ди төркемнең тәрбиячесе Рәмзия Галиева.


Уен бер сәгать чамасы дәвам итә. Уйнап туйгач исә, балалар барысы бергә бүлмәдә тәртип урнаштыра. Моның да үз кагыйдәләре бар. Уенчыклар киштәләргә генә алып куелмый, ә һәркайсы үз «өенә кайта». Әйтик, җептән бәйләнгән үрдәкләрнең «күле» бар. Атлар өчен исә «утар» әзерләнгән. Башка уенчыклар белән дә шул ук хәл. Бүлмә тәртипкә килгәч, музыкаль-ритмик уен башлана. Ул билгеле бер темага багышлана. Шушы уенга җыр да, бию дә, сөйләм телен үстерү дә, хәтта физкультура да кертелгән. Идәндә тыныч кына утырып җыр көйләү тиз хәрәкәтләр белән чиратлаша. Шуңа да балалар бер дә арымый. Бер уенны алар ай дәвамында уйный. Аннан соң уенның темасы, димәк, эчтәлеге дә алышына. Бары тик кемнең дә булса туган көнендә генә музыкаль-ритмик уен урынына «көн хуҗасы» хөрмәтенә бәйрәм үткәрәләр.


Шушы уеннан соң балаларның бакчадагы көне саф һавада дәвам итә. Монда да тәрбияче, елның кайсы фасылы булуга карап, төрле эшләр белән шөгыльләнә: кышын кар көри, язын чәчәкләр утырта, җәен аларга су сибә, көзен бакча тирәсен чүпләрдән чистарта. Балалар, гадәттәгечә, апаларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Төшке аштан соң сабыйлар йокларга ята. Йокыдан торып, тамак ялгап алгач исә тәрбияче аларга әкият сөйли. Укымый, ә нәкъ менә сөйли! Бу шулкадәр мавыктыргыч була ки, балалар түгәрәккә җыелып, шәм кабызып, шуның яктысында могҗизалы хикәят тыңлый. Аннан соң балаларны тагын ирекле уенга җибәрәләр. Менә шушы көн тәртибе ел дәвамында, көн саен үзгәрешсез кабатлана һәм «көн ритмы» дип атала.


Һәрнәрсәнең үз вакыты
Табигатьтә бар да аңлаешлы: төнне – көн, көзне кыш алыштыра. Вальдорф методикасы буенча эшләүче төркемнәрдә дә шушы кабатланып торучы даимилек хөкем сөрә. «Безнең балалар иртән нишләячәгебезне, аннан нәрсә буласын төгәл белә. Бу кабатлану ышаныч барлыкка китерә», – ди Рәмзия Галиева.


Монда көн, атна, ел ритмнары бар. Дүшәмбе көнне нәниләр балавыздан әвәләү белән шөгыльләнә. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – кул эшләре көннәре. Чәршәмбе һәрвакыт рәсем сәнгатенә багышлана. Җомга көнне исә балалар берәр камыр ризыгы пешерә, төркемдә тәртип урнаштыра. Ә айларны биредә «дәвер, чор» дип йөртәләр. Мәсәлән, сентябрь – уңыш дәвере, ә октябрь рыцарь һәм принцессалар чоры. Башка айларның да үз темасы бар. Балалар дәвер саен билгеле бер уеннар уйный, кул эшләре белән шөгыльләнә. Һәр чор зур бәйрәм белән тәмамлана. «Уңыш дәвере»ндә әти-әниләр бакчага бодай башаклары алып килгән. Балалар аларны тастымалга салып суккан, аннан орлыкларны җилгә алып чыгып чүптән чистарткан, кул тегермәненә салып тарттырган. Әзер оннан тәрбияче апалары белән тәмле ипи пешереп, әти-әниләрен дә сыйлаганнар. Бу балалар инде беркайчан да: «Ипи кибеттә үсә», – дип әйтмәячәк, билгеле.


Әлеге бакчада тәрбияче – үрнәк күрсәтүче. Ул, гадәти бакчалардагы кебек, балага мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә, яңалык сөйләргә тырышмый. Мондагы төп кагыйдә: һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Кыш көне бакчада җиләк үсмәгән кебек, бала «өлгереп» җитмичә, аңа белем бирергә тырышу да файдасыз. «Сабыйга орчык буе нәнидән үзе басып йөрерлек, кул арасына керерлек кеше булып үсү өчен дә күпме көч кирәк. Ә бүгенге әти-әниләр төрле планшетлар, заман техникасы белән аның шушы көчен ала, – ди Рәмзия ханым. – Бу төркемдәге балаларның логик фикерләве көчле. Чөнки алар олы кешенең акыллы, мәгънәле эшен күреп, тормыш тәҗрибәсе туплап үсә. Монда бөтен нәрсә табигый: уенчыклар һәм җиһазлардан башлап, үзара мөнәсәбәтләргә кадәр».


Вальдорф методикасы буенча кайда тәрбиялиләр?


Рамилә Уваева. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ