Логотип Магариф уку
Цитата:

Якын арада Татарстан Министрлар Кабинеты укучылар өчен ике атналык менюны раслаячак

Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Дөрес туклану турында сөйләшү" проекты белән барлык муниципаль районнарның шәһәр мәктәпләрендә булырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән минис...


Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Дөрес туклану турында сөйләшү" проекты белән барлык муниципаль районнарның шәһәр мәктәпләрендә булырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 2 сентябрдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә белдерде.


Ул проектның 2012 елдан бирле эшләвен искәртте. "Ата-аналарның үз балаларын кайнар ризык белән туклануга өндәве мөһим, - диде спикер. - Безнең тема буенча методик әдәбият эшләнгән".


Министр урынбасары сөйләгәнчә, традиция буенча, уку елы башланыр алдыннан ата-аналар белән мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу була. 1-4 һәм 5-11 сыйныфлар өчен министрлык Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм башка органнар белән меню әзерләнгән. Сыйфатсыз яки кимчелекле туклануга кагылышлы канәгатьсезлекләр булмасын өчен муниципалитетларга меню буенча эш итәргә тәкъдим итәбез", - дип билгеләп үтте Л. Сулима.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ