Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа милли медиа чаралары» профиленә максатчан төркем туплана

Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе«Яңа милли медиа чаралары» профиленә максатчан төркем туплый. Киләчәген татар журналистикасы белән бәйләргә...

Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе«Яңа милли медиа чаралары» профиленә максатчан төркем туплый. Киләчәген татар журналистикасы белән бәйләргә теләге булган берничә егет һәм кызга дәүләт хисабына югары белем алу мөмкинлеге тудырыла. Университетны тәмамлагач, белгечләр «ТАТМЕДИА» редакцияләрендә эш белән тәэмин ителәчәк.


Әлеге тәкъдим белән кызыксынган абитуриентлар үзләренең резюмеларын «татар журналистикасы» тамгасы белән 6 нчы июльгә кадәр magarif@bk.ru адресына юллый алалар. Киләсе атнага алар «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына әңгәмәгә чакырылачак.


Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә укырга керү өчен рус теле һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырылган булырга тиеш. 16 нчы һәм 24 нче июль көннәрендә ике иҗади имтихан узачак. Документлар һәм гариза 11 нче июльгә кадәр кабул ителә.


Белешмәләр өчен телефон: 8432220984 (1227).


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ