Логотип Магариф уку
Цитата:

«Япон булсам да, йөрәгем — татар», – V Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчесе

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татар телен иң камил белүче Япониядән Накамура Мидзуки икәне ачыкланды. Олимпиаданың тагын бер Гран-при иясе — Саба районы...

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Татар телен иң камил белүче Япониядән Накамура Мидзуки икәне ачыкланды. Олимпиаданың тагын бер Гран-при иясе — Саба районы Эзмә мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова. Шулай да, киң җәмәгатьчелекне беренче исем шаккаттыра. Бездә кызга карата чыксез хөрмәт уяна, шул ук вакытта үзебез, Татарстанда яшәүче татарлар, өчен оялырга да мәҗбүрбез.


Туган тел, йомгаклау бьйгесе 129



«Үзем япон булсам да, йөрәгем — татар. Чөнки әбием татар. Татар теле — матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз! Бергәләп күбрәк өйрәник», – диде Накамура Мидзуки.



Халыкара олимпиадада 13 илдән килгән егет-һәм кызлар катнашты. Бу Австралия, Япония, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай вәкилләре. 15 меңләп кеше беренче тур биремнәрен үтәде. Аларның 500е икенче турга узган. Бүген җиңүчеләргә буләкләрне«Баскет-холл» комплексында Татарстан Президенты Р. Миңнеханов үзе тапшырдырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ