Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшерен эзләр» кайда?

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәй Вахитның 1958 елда язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Яшерен эзләр» спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры һәм муз...

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәй Вахитның 1958 елда язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Яшерен эзләр» спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры һәм музыка авторы – Резеда Гарипова.


Спектакль үзәгендә – яхшы күңелле, гадел, дөреслек сөюче табиб Сәгыйть Булатов (Ирек Хафизов) һәм мәкерле, үзен генә яратучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы редактор Борһан Хуҗин (Зөлфәт Закиров) каршылыгы. Ул елларга хас булган яла ягу, ишеткән сүзне шундук югарыга җиткерү кебек хәлләр төп урынны алып тора. Хуҗинның мәкерлелеге, икейөзлелеге Сәгыйтьне бетереп ташларга теләвендә генә түгел, ә үзен өзелеп сөйгән яшь кыз Нәфисәнең (Лилия Камалиева) тормышын җимерүдә дә ачык күренә. Кирәк чакта түрәләргә ялагайланып алырга да, хәйлә корырга да бик оста ул. Сәгыйть аның капма-каршысы: ул – гадел, миһербанлы, дөреслек яклы кеше. Алай булмаса, дошманын үлем тырнагыннан коткарып калыр идеме икән ул? Бу рольләрне башкаручы актерларның уенына шулкадәр ышанасың ки, хәтта Хуҗинның кыланмышлары  вакытында, сәхнәгә менеп, якасыннан селкеп, аны акылга утыртасы, ялганын чишәсе килә.


Сәгыйтьнең хатыны Мәрьям (Ландыш Ибәтуллина) образы да игътибарга лаек. Ике ир, мәхәббәт һәм гаилә арасында бәргәләнеп йөреп, аның ахырдан гына булса да үз ялгышын тануы сөендерә.


Фотолар : tinchurinteatr.ru Фотолар : tinchurinteatr.ru

DSC_4416


Спектакльдә мәхәббәт темасы булу аны тагын да кызыклырак, хислерәк итә. Яшь студент Сәгыйтьнең Айсылу (Гүзәл Галиуллина) исемле кызга гашыйк булуы хатирәләрне яңарту буларак тасвирлана. Ул мизгелләрдә әлеге яшь парның мәхәббәте саф сөю хисләре шундый ихлас сурәтләнә ки, чын мәхәббәтнең дөньяда барлыгына тагын бер кат ышанырга мәҗбүр буласың.


Шулай ук ата белән улның (Сәгыйть белән Хәкимҗан (Илгизәр Хәсәнов) бер-берсенә булган ихтирамы, ярату хисләре тамашачыларның күзләренә яшь китерде.


Әгәр тамашачыларны җитди уйлардан арындырып торырлык көлкеле мизгелләр булмаса, спектакльдә нидер җитешмәгән кебек булыр иде, мөгаен. Монда бар да җитеш. Акчурин Назыйм Назыйрович (Зөфәр Харисов), табибә Фәридә Тимерхановна (Зөлфия Вәлиева), аеруча колхоз рәисе Низамов (Ренат Шәмсетдинов) образлары шундый мизгелләр тудырып, вакыйгаларны тагын да тулыландырып торалар.


Спектакльнең сәхнә бизәлеше үзе бер игътибарга лаек. Бар нәрсә, һәр деталь шул чор мохитен тудыра. Бер үк җиһазлар редакциядән өйгә, өйдән хастаханәгә бик салмак һәм уңышлы күчә.


Әлеге «Яшерен эзләр» спектаклендә актерлар уены, музыка, сәхнә бизәлеше – һәрнәрсә югары дәрәҗәдә башкарылган һәм шуңа да беренче тамашачылар күңеленә дә хуш килде. Әмма тамаша турында нәрсә генә язылса да, ни генә сөйләнсә дә, һәркем спектакльне үз күзләре белән күрергә, үз нәтиҗәләрен ясарга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ