Логотип Магариф уку
Цитата:

Ятимне сыендыргач…

Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,«Ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесеТәрбиягә ятим бала алган гаиләләргә психологик-педагогик киңәшләрЯтимнәр өчен махсус учреждениедә тәрбияләнүче бала, үзенең икенче әти-әнисен табып,...

Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,


«Ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе


гильмутдинова


Тәрбиягә ятим бала алган гаиләләргә психологик-педагогик киңәшләр


Ятимнәр өчен махсус учреждениедә тәрбияләнүче бала, үзенең икенче әти-әнисен табып, яңа гаиләгә килеп эләккәч, аның үз-үзен тотышында төрле сәерлекләр булырга мөмкин. Бигрәк тә беренче көннәрдә, беренче атналарда. Әлеге мәкаләдә бу хәлнең сәбәпләрен аңлатып, баланың гаилә тормышына ияләшүен җиңеләйтүнең һәм килеп туган төрле аңлашылмаучанлыкларны көйләп җибәрүнең кайбер юлларын күрсәтермен, киңәшләр бирермен.


Үз балагызны әзерләп куегыз»
• Ата-ана тәрбиягә алыначак баланың яшен ачыкларга тиеш: ул үз балагыздан кечерәк яки аның белән бер яшьтәрәк булса яхшы. Аңлашылмаучанлыклар килеп
чыкмасын өчен үз сабыегызны өйдә яңа кеше яши башлаячагына алдан ук әзерләгез. Гаиләгә яңа бала килгәч нинди плюслар булачагын һәм, шулай ук нинди минуслары булырга мөмкинлеген дә аңлатыгыз. Бу минусларның вакытлы гына икәнен, тора-бара барысы да җайланачагын да инандырып куегыз.
• Яңа йортка кайткан бала белән беренче көннәрдә нәрсәләр булырга мөмкин икәнен күзаллар өчен, үзегезне кисәк кенә гайре табигый хәлләр белән тулган чит планетага барып эләктек, дип уйлагыз. Андагы һәр яңа кыштырдау тавышы бала өчен янау булып тоелганда, үзегезнең аны иминлек белән тәэмин итүче бердәнбер кеше икәнлегегезне күрсәтегез.
• Балалар йортларында тәрбиячеләр, нигездә, хатын-кызлар, шуңа бала үз әйләнә-тирәсендә ир-атларны күрергә күнекмәгән була. Шул сәбәпле ул беренче вакытларда куркып калырга, еларга мөмкин. Сабыр булыгыз, барысы да җайланыр.
• Баштарак бала белән күзгә-күз карап сөйләшергә тырышыгыз. Аңа кызыклы булган нәрсәләр хакында сөйләгез. Үзен дә игътибар белән тыңлагыз. Аннан әдәпсез сүзләр чыкса, кискен тәнкыйтьләмәгез. Үз тормышындагы күңелсез хәлләрне сөйли башласа, туктатмагыз. Аның күңелендә тупланган негатив чыгарга тиеш. Шуны да онытмагыз, аның нәни йөрәгенә уелган күңелсезлекләр бер мизгелдә юкка чыга, сызыла алмый. Игътибарыгыз һәм балага булган мәхәббәтегез барысын да төзәтер.


«Яшәү рәвешен кискен үзгәртмәгез»
• Бала катгый режимда яшәгән, аны тиз генә үзгәртергә тырышмагыз. Балалар йортындагы яшәү рәвешен ачыклагыз һәм бергәләп аның көндәлек режимын булдырыгыз. Мәгълүм булганча, ятимнәр йортларының күбесендә балалар билгеле бер катгый таләп-кагыйдәләрне сеңдереп, шуларга күнегеп үсә. Бу яшәү рәвешенең кискен үзгәрүе балада йокысызлык китереп чыгарырга яки аның аппетиты югалыр-
га, гомумән, ул үзен сәер тотарга мөмкин.
• Ничек тукланган булуын ачыклагыз һәм бала сезнең карашыгызга бик мөһим булган ризыкларны, мәсәлән, балык, җиләк-җимешне ашамаса, артык борчылмагыз. Тора-бара ул бу ризыкларны да ашарга өйрәнәчәк. Бала белән бергәләп меню төзегез, шул рәвешле сез аның яраткан ризыкларын белерсез. Әгәр тәрбиягә кыз бала алгансыз икән, табынны аның белән бергәләп әзерләгез, бу сезне үзара якынайтып, мөнәсәбәтләрегезне көйләп җибәрергә ярдәм итәр.
• Бала яраткан нәрсәләрне, мәсәлән, ризыкны күп микъдарда бирмәгез. Мондый эштә «бер тапкыр һәм туйганчы» дигән кагыйдәгә таянып булмый, андый алым төрле күңелсезлекләр китереп чыгарыр-
га, мәсәлән, аллергия бирергә мөмкин. Бала кайчандыр, нәрсәдәндер мәхрүм ителгән икән, боларны чама белән, әкренләп кенә компенсацияләгез яки үз хәленә кайтарыгыз.
• Уенчыкларны күп итеп алмагыз. Иң яхшысы – аларны вакыт-вакыт алмаштырып тору, әлбәттә, бала үзе моңа риза булса.
• Өегездә йорт хайваннары бар икән, моңа баланы алдан әзерләргә кирәк. Фотосын күрсәтегез, сезнең йортта күпме яшәвен, нинди гадәтләре булуын сөйләгез. Ул хайваннар белән ничек мөгамәлә кылырга кирәклеген дә аңлатыгыз.


«Ул ата-ананы сыный»
• Еш кына 4-5 яшьлек бала да үзен нарасый кебек тота. Гәрчә, үзенең кайбер хаҗәтләрен үти алса да, мәсәлән, киенә-чишенә белсә дә, киреләнә башлый. Мондый чакта аңа нәни балага күрсәткән игътибарны күрсәтегез. Бу хәл баланың ата-ананы үзенчә сынавы да булырга мөмкин. Гомумән, аның сезнең сабырлыгыгызны төрлечә сынап каравы бар. Моңа тыныч карарга кирәк, чөнки ата-ананың үз балалары белән дә төрле хәлләр, яшенә карап, төрле кризислар була.
• Баланың хиссиятенә тәэсир итә торган вакыйгалардан ераграк булыгыз яки беренче атналарда кунаклар чакырмагыз. Туганнарыгыз да килмәсен, бала яңа гаиләгә күнегеп, үзен бераз иркенрәк тота башлаганны көтеп торыгыз.
• Бала шундук сезгә мохтаҗлыгын күрсәтеп иркәләнер, сезгә тартылыр дип өметләнмәгез, бераз көтәргә туры килер.
• «Дөньяны танып белү»е белән дә артык күп шөгыльләнмәгез. Дөрес, ятимнәр йортларына эләккән балаларның күбесенең психик үсеше чамалы була. Педагогик яктан да игътибар җитми аларга. Ә инде гаиләгә, уңайлы шартларга эләккәч, бу кимчелекләрне төзәтеп җибәрергә мөмкин. Буш вакытта паркта йөреп кайтасыз икән, балага күргәннәре хакында сөйләргә кушыгыз, яки китап укыйсыз икән, эчтәлеген сөйләтегез. Әмер итү тоны белән түгел, әлбәттә, йомшак кына үтенеч рәвешендә. Укытучылары һәм мәктәп психологы белән дә элемтәдә торыгыз, бу да баланың яңа шартларга тизрәк җайлашуына ярдәм итәчәк. Беренче вакытларда ул үзенә өйдә яхшы мөнәсәбәт булуын тойсын, шул халәтенә күнексен.
• Сабыйларның балалар йортына эләгүләренең сәбәбе: еш кына, наркоман, эчкече, җинаятьче әти-әнинең ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүе. Шуңа да яңа әти-әни «җинаятьчел» геннарга ия бала үзен ничек тотар икән дип борчыла. Әгәр сезне «начар нәселдәнлек» борчый икән, ул вакытта баланың «кыек» яклары күзегезгә чалынып китүгә үк күңелегезгә шом керәчәк. Тормышта шундый очраклар да булган: тәрбиягә алган баланы яңа әти-әнисе табибтан табибка йөрткән. Бу хәлләрдән, ата-анасы гына түгел, бала үзе дә «мин бөтен яктан камил түгел, ахыры» дип нәтиҗә ясап, шуңа инанган һәм үзен авыру кебек тота башлаган. Тәрбия эшендәге кимчелекләрен нәселдәнлеккә аударып калдыру – ата-ана өчен иң җиңеле. Галимнәр әйтүенчә, баланың шәхес буларак үсешендә иң мөһим урынны социум яки ул тәрбияләнгән мохит алып тора.

Балалар өчен файдалы уеннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ