Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яз кайтмасам, көз кайтырмын...»

Без урамнан үткән чактаКүтәрелде тузаннар.Яз кайтмасам, көз кайтырмынСау булыгыз туганнар...Авылдашларны сугышка озатканда җырлана торган җыр иде ул. Без дә армиягә китәсе көнне шушы җырны җырлап урам...

Без урамнан үткән чакта


Күтәрелде тузаннар.


Яз кайтмасам, көз кайтырмын


Сау булыгыз туганнар...


Авылдашларны сугышка озатканда җырлана торган җыр иде ул. Без дә армиягә китәсе көнне шушы җырны җырлап урам әйләндек. Авыл егетләренең баш өстендә, тынычлык күгәрченнәре сыман, чигүле кулъяулыкларның атынып-тирбәлеп «уйнавы» аеруча матур бер күренеш булып күз алдымда калган. Әлеге озату еласыннан соң кырык елдан артык вакыт үтеп киткән икән...


ТР хәрби комиссары Сергей Погодин журналистлар алдында чыгыш ясаганда күңелемдә яңарган хатирәләр иде болар.


Кызганыч, авылларда хәзер некрутларны алай зурлап озату елалары бетте диярлек. Кемнең ничек киткәнен, кайтканын белми дә калалар. Белсә, шул туганнары гына белә инде, алар борчыла...


Бүгенге көнгә Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылуга яраклы 19 мең ир-егет бар дип исәпләнелә. Шуларның 4 меңгә якыны быел язгы чакырылыш вакытында армиягә алынырга тиеш. Алар Коры җир гаскәрләрендә, Һава-космик көчләрдә, Илкүләм гвардия гаскәрләрендә, Хәрби диңгез флотында, Һава десанты гаскәрләрендә, Россия Оборона министрлыгының баш идарәсендә, Радиоактив, химик һәм биологик кораллардан саклауну гаскәрләрендә хезмәт итәр дип күзаллана.


Безымянный


Язгы чакырылыш 1 нче апрельдән башлап 15 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быелдан алып хәрби хезмәткә алынучылар өчен «Әниеңә шалтырат» ( «Позвони маме») дип исемләнгән федераль проект тормышка ашырыла башлый. Аның нигезендә солдатларга һәм аларның әти-әниләренә 1–3 сим карта тапшырылачак, дип белдерде бүген матбугат конференциясе вакытында республика хәрби комиссары Сергей Погодин.



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ