Язу холыкны ача

Безнең халыкның фикер сөреше шундый: әгәр матур, пөхтә язса, бала яхшы укучы, тәртипле булып санала һәм киресенчә. Шуңа күрәдер, ата-аналарның   балаларын матур язарга өйрәтәсе килә. Ә өйрәтә алмаса, нишләргә?  Гомумән, нәрсә соң ул «матур язу»?

 

«Яхшы»га , «начар»га бүленми

Гомумән алганда, язуның «яхшы» яки «начар» дигән төшенчәсе юк. Шулай да, тышкы күренешенә карап матур яисә матур түгел дип бәяли алабыз. Кагыйдә буларак, почерк формалашсын өчен шактый вакыт кирәк. Бала 5-6 яшендә язарга өйрәнә башлый гына әле. Тиешле язу күнекмәсе булмаганга күрә, ул тиз яза алмый. Бу чорда бала хәрефне, сүзне  ничек дөрес һәм матур итеп язу турында гына уйлый. Ә 11-12 яшьләрдә язуы үзгәрә, тизлеге дә арта. Ул инде текст эчтәлегенә игътибарын юнәлтә һәм аның язу рәвешендә эчке халәте дә чагыла башлый.

Игезәкләр дә бертөрле язмый

Тарихтан мәгълүм, почеркны элек-электән өйрәнгәннәр. Ул хәтта фән дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аны графология дип йөртәләр. Бу фән «кешенең почергында (яки хәрефләрне язу рәвешендә) аның холкы чагылыш таба» дип саный. Әлбәттә, аны анализлау җиңел түгел. Мәсәлән, әгәр текст авторының фамилиясе күрсәтелмәсә, аны кем язуын  –  хатын-кызмы, ир кешеме – аерып булмый. Хәтта графологлар да  моны ачыклый алмый. Шулай ук почерк кешенең яшен дә күрсәтми. Кайвакыт яшьләр язуы өлкән яшьтәге кешенеке сыман күренергә мөмкин яки киресенчә. Почергына карап кына кешенең профессиясен дә ачыклап булмый. Туганнармы, бер гаиләдәнме икәнлекләрен дә, кайсы милләттән булуларын да. Бер-берсенә су тамчысыдай охшаган игезәкләрнең дә почерклары аларның эчке дөньялары төрле булуны күрсәтә. Гомумән, кешенең бармак эзләре кебек почергы да индивидуаль санала.

Графологлар нигә кирәк?

Почеркны анализлау максаты: тәкъдирне ачыклау да, күрәзәчелек итү дә түгел һәм мондый мөмкинлек бирми дә. Графологлар фикеренчә, алар почергына карап кешегә аның холкы, хисләр дөньясы, хирыс яклары хакында сөйли ала  һәм бу аңа үз гамәлләрен тиешле якка борып җибәрергә ярдәм итәчәк. Ә кайсы якка борып җибәрә, нинди юнәлеш бирә, үз холкы турындагы мәгълүматны ничек куллана – бу инде графолог эшенә керми.

ГМ белешмәсе:

* Йөзе чибәр кеше яхшы холыклы, киресенчә булса, начар холыклы дип әйтеп булмаган кебек, матур, пөхтә язу да акыл күрсәткече булып санала алмый.

* Графологиягә каршы кешеләр: “Язу – ул бары тик мускуллар эше генә”, – дисә, графологлар үзләре: “ Почерк – акылның һәм шәхси сыйфатларның тышкы күренеше”, дигән фикердә.

* Шунысы кызык: кешегә, ниндидер сәбәп чыгып, сул кулы белән язарга туры килсә дә, графологлар бер үк характер үзенчәлекләрен күргән. Хәтта ике кулыннан мәхрүм калып, аягы белән язарга мәҗбүр булса да.

Белгеч фикере

Надежда МУЛЛАЕВА, өстәмә белем бирү педагогы:

Тикшерүләр күрсәткәнчә, башлангычта балаларның күбесе өчен иң кыены – язу, чөнки бу шөгыль күп көч таләп итә. Язу эшенә әзерлексез килгән балада укуга тискәре караш уянырга мөмкин. Шуңа күрә бу шөгыльгә күпкә алданрак керешергә кирәк.

Балаларны язарга өйрәтер өчен ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар бирергә тиеш:

* Балагыз өстәл янында дөрес утырсын, моны һәрвакыт игътибарда тотыгыз. Әгәр өйдәге җиһаз баланың буена туры килми икән, урындыгы алдына аяклары тиеп торырлык итеп кечкенә утыргыч куегыз.

* Каләм яки карандашны дөрес тотарга өйрәтегез. Дөрес тота алмаса, урта бармагы очына фломастер белән кечкенә генә нокта ясагыз. Карандашны очланган өлешеннән артык ерак яки  бик якын тотса, очыннан 2-2,5 см. ара калдырып әйләнә сызып куярга киңәш итәбез. Бала бармагын шушы әйләнәдән аскарак та төшермәсен, өскәрәк тә күтәрмәсен өчен.

* Рәсем ясаганда һәм буяганда кәгазь битен борып йөртүе  – бармакларының тиешле дәрәҗәдә күнекмә алмавын күрсәтеп тора. Кәгазьне борганда бала үзен кулы яки бармаклары ярдәмендә сызыклар юнәлешен үзгәртү күнекмәсеннән мәхрүм итә. Ә ул “язу”га өйрәнгәндә бик мөһим күнекмә.

* Рәсемне артык вак ясаса, зур трафаретларны йөртеп чыгарга кушыгыз.

* Баланың даими рәвештә кул эшләре белән шөгыльләнүе мөһим. Мәсәлән: аппликация, әвәлеп нидер ясау, карандаш белән генә ясалган рәсемнәрне төрле төсләргә буяу, калька аркылы рәсем төшерү, мәрҗәннәрне җепкә тезү, мозаикадан бизәкләр ясау, вак детальләргә таркатылган уенчыкларны җыю һ.б. барысы да балаларның яраткан шөгыле.

* Матур язу өчен рәсем ясау белән шөгыльләнү генә җитми. Дәфтәрдә төрле күнегүләр эшләү дә кирәк, чөнки кулны кую, каләмне тоту рәвеше үзгәрәк. Шунысы да истән чыгармагыз: шөгыль вакыты 10 минуттан да артмасын.

* Баланың кул хәрәкәте үсешен тәэмин итүче төрле уеннарга, күнегүләргә, биремнәргә тиешле игътибар биргән ата-аналар берьюлы ике мәсьәләне хәл итә. Беренчедән, турыдан-туры булмаса да, баланың интеллектуаль үсешенә тәэсир ясый. Икенчедән, баланы язу эшенә өйрәтә.

Нурия ӘЛМИЕВА, «Гаилә һәм мәктәп» журналы.

Фотосурәтнең чыганагы: med39.ru

Добавить комментарий