Логотип Магариф уку
Цитата:

«Югалма, балам!»

11 октябрь көнне Казанның яңа ачылган М.И. Мәхмүтов исемендәге 184нче мәктәбендә «Гаилә һәм мәктәп» журналы инициативасы белән «Лиза Алерт» волонтерлык отрядының региональ вәкиле Айгүзәл Хәйриева 3Б һ...

11 октябрь көнне Казанның яңа ачылган М.И. Мәхмүтов исемендәге 184нче мәктәбендә «Гаилә һәм мәктәп» журналы инициативасы белән «Лиза Алерт» волонтерлык отрядының региональ вәкиле Айгүзәл Хәйриева 3Б һәм 3А сыйныфларында куркынычсызлык дәресләре үткәрде.


DSC_1011 Белешмә өчен, «Лиза Алерт» отряды бөтен Россия буйлап югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Һәр регионның үз координаторы бар, теләгән һәм мөмкинлеге булган һәркем әлеге волонтерлар сафына кушыла ала. Югалган кешеләрне эзләүнең башыннан азагына кадәр бөтен нечкәлекләрен белгән, шул процессның эчендә кайнаган кеше генә куркынычсызлык дәресен шулай аңлаешлы итеп бирә ала торгандыр.


DSC_0999


Әти-әниләр арасында «Нигә кирәк мондый дәресләр? Баланы куркыту, психикасын гына бозу бит ул», дигән фикерне дә җиткерүчеләр бар. Аларга Айгүзәл ханымның җавабы әзер:


– «Ал күзлек» киеп кенә яшәргә ярамый. Баланы беркем куркытмый. Замана шуны таләп итә, юл йөрү кагыйдәсен белгән кебек, бала югалып калган очракта да үзен дөрес тота белергә тиеш. Беркайчан да бәхетсезлек минем белән булмас димә. Әгәр балагыз әзерлекле икән, аңа да, сезгә дә тормышта җиңелрәк булачак бит.


Дәрес барышында фантазиягә тулы ирек бирелде. Балаларга шул гына кирәк тә. «Кибеттә бер уенчыкка кызыгып карап басып торасыз. Әйләнеп карасагыз – әниегез янәшәдә юк. Иң элек нишлисез?» – дигән сорау бирәбез. Беренче сораудан ук балалык ялгышлары ачык күренә башлый. «Эзлибез!» – ди алар тулы ышаныч белән. «Ә урманда ялгыз калсаң?» – мәкерле сораулар дәвам итә. Җавап кабат супергеройларныкы: «Эзлибез!» Сүз менә шуннан башлана да инде. Кайда гына югалсаң да, иң элек туктап кал! Як-ягына кара! Югалткан кешеңне чакырып, кычкырып кара! Менә шундый гади генә кагыйдәләрдән дәрестә сүз арты сүз ялганды. Укучылар зур шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә дә, ял паркларында да, чит ишегалдында да, хәтта урманда да «югалдылар». Аларның үз-үзләрен дөрес тотуы, үзләре белән кирәкле әйберләр йөртүе сәбәпле, аларны һәр очракта да бик тиз генә «табылдылар» да.
DSC_0995


Ни өчен урманга әби белән барырга ярамый? Нинди кием кияргә? Кесәгә нәрсә салырга? Зуууур чүп капчыгы нәрсәгә кирәк? Сыбызгыдан ни файда? Эзләүчеләр отрядына урмандагы кабаннар нигә тимәгән? Укучылар күпсанлы сорауларына җавап таба алды. Алай гына да түгел, һәр укучыга «Лиза Алерт» дәресләрендә катнашуын раслаучы дипломнар да тапшырылды әле.
DSC_1002


Россия буенча ел саен 120 000 (!) кеше югала ди статистика. Һәр сан артында кеше язмышы бит. Балалар да, өлкәннәр дә куркыныч туган очракта үзен ничек дөрес тотарга икәнлеген белсә, әлеге саннар кимер иде. Бик күп югалулар, эзләүләр вакытында булган тоткарлыкларның сәбәбе гади генә хаталар ди белгечләр. Бу теманың дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь саныннан укый аласыз. Тормыш сумакларында да, гади урам юлларында да адашырга язмасын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЭХ мэктэп еллары, яшь чаклар)))) Автор: Лилия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ