Логотип Магариф уку
Цитата:

Заягамы, файдагамы?

"Ата-аналар җыелышы вакытны бушка уздыру гына, аларны елына әллә ничә тапкыр җыюның мәгънәсен күрмим». Бер ана авызыннан шундый сүз ишетергә туры килде. Бу фикер белән кемдер килешә, ә кемдер юк.Ләйсә...

"Ата-аналар җыелышы вакытны бушка уздыру гына, аларны елына әллә ничә тапкыр җыюның мәгънәсен күрмим». Бер ана авызыннан шундый сүз ишетергә туры килде. Бу фикер белән кемдер килешә, ә кемдер юк.


Ләйсән СӘМИГУЛЛИНА,
Казан шәһәренең Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


«Үзләре оештырырга тиеш»
– Ата-аналар җыелышы ничек инде бушка вакыт уздыру булсын?! Ул – мәктәп укучыларын тәрбияләү һәм белем бирү процессының бик мөһим өлеше. Укуга, мәктәп тормышына кагылышлы яңалыклар белән ата-аналар җыелышында таныштырмыйча, кайда таныштырасың?! Яки башка бик күп вак-төяк мәсьәләләрне ата-аналар белән уртага салып, кайда сөйләшеп була?! Дөрес, хәзер ата-ана баласының ничек укуы, нинди билгеләр алуы турында, җыелышка йөрмәсә дә, хәбәрдар. Аның өчен электрон көндәлекне ачып карау да җитә. Ләкин баланың укуы белән кызыксыну билгеләргә генә кайтып калмый бит әле. Мәктәп тормышында яңалыклар бихисап.
Җыелышны оештыручы – ата-аналар комитеты. Беренче җыелышларны укытучы үзе алып барып, үрнәк күрсәтергә мөмкин, ләкин соңыннан ата-аналар дилбегәне үз кулларына алырга тиеш. Ата-аналар җыелышның тәртибен үзләре билгели, алып баручыны сайлый, җыелышта ачыклыйсы мәсьәләләр белән таныштыра. Ата-аналарның активлыгы, теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә катнашуы төрле чаралар оештыруга һәм аларны ничек үткәрүгә нык бәйле. Уку елы дәвамында, гадәттә, ата-аналар җыелышы биш тапкыр үткәрелә: уку елы башында һәм һәр дүрт чирек тәмамланыр алдыннан. Һәр җыелышның темасы тәрбия планын төзегәндә үк яктыртыла, ата-аналар комитеты тарафыннан беркетмәләр алып барыла. Шулай ук мәктәптә ел дәвамында гомуми ата-аналар җыелышлары да үткәрелә.


Илгизәр ЗӘКИЕВ,
журналист:


«Искелек исе килә»
– Ата-аналар җыелышы башка әти-әниләр, укытучылар белән танышу мөмкинлеге дә әле ул. Мәктәптәге укытуның торышы, балаларның үз-үзен тотышы, укуга мөнәсәбәте турында күпкә нәтиҗәлерәк фикерләр нәкъ менә башка ата-аналар белән аралашканда барлыкка килә. Укытуда, тәрбиядә кайсы тарафка күбрәк игътибар бирергә кирәклеген чамалау өчен кирәк бу. Улыбыз Данияр укый торган IT-лицейда төрле фән укытучылары ата-аналар җыелышы вакытында сыйныфтан-сыйныфка кереп йөри. Кызыксындырган соравыңны шәхсән яки коллектив рәвештә биреп калу өчен бик уңайлы форсат. Ләкин ата-аналар җыелышыннан да искелек исе килә. Кайсы гына уку йортын алма, гомуммәктәп ата-аналар җыелышы күп очракта исәп-хисап ясау җыелышын хәтерләтә башлый. Саннар, процентлар, нәтиҗәлелек, өлгереш – болар барысы да рәсми хакимият алдында җавап тоту өчен кирәктер. Ә менә бу мәктәптә баласы белем алган ата-анага ул саннарны тыңлап утырудан файда юк, дип саныйм, файдалырак мәгълүмат бирер өчен тотарга мөмкин вакыт кына исраф ителә.


Илсөяр ГАБДЕЛХАКОВА,
Казан дәүләт аграр университеты мөгаллимәсе:


«Җыелыш – билге турында сөйләшү урыны түгел»
– Ата-аналар җыелышында сыйныфта хөкем сөргән атмосфера турында мәгълүмат алабыз. Ә бу – бик мөһим. Чөнки 11 ел буе көн саен иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать өчкә-дүрткә кадәр бала булган мохит аның дөньяга карашын, теге яки бу нәрсә белән кызыксынуын формалаштыра. Үзеңнең балаңны яхшырак аңлар өчен сыйныфтагы атмосфераны да тоемларга кирәк, шуңа күрә, мин бер генә җыелышны да калдырмаска тырышам.
Улым Камил Казан шәһәренең 155 нче татар гимназиясендә укый. Без сыйныф җитәкчесеннән уңдык. Ул менә дигән педагог, өч бала анасы, әле безнең балаларыбызның дусты да, соңгысын һич арттырмыйча әйтәм. Үзем шәхсән аннан улымның яшь үзенчәлегенә кагылышлы сораулар буенча бик күп кирәкле мәгълүмат алам. Балалар үстергәндә очрый торган барлык авырлыкларны үткән ана буларак, үз тормышыннан мисаллар китереп тә, бик кирәкле киңәшләр бирә. Ул, җыелыш саен, балагызны кечкенә генә уңышы өчен дә мактагыз, мактау укучыга яңа уңышларга ирешү өчен стимул бирә, дип тәкрарлап тора. Ата-аналар җыелышында конкрет бала турында бик аз сөйли. Бу дөрес тә, чөнки чит кеше алдында берәүнең дә үз баласы турында начар фикер ишетәсе килми. Әйтәсе сүзен җыелыштан соң калдырып, аерым әйтә. Җыелыш уку, билгеләр һәм тәртип турында гына сөйләшү урыны түгел. Анда уртак максатлар да куелырга тиеш.


Тулырак.


Фотосурәт: www.ncfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ