Республика балалар клиник хастаханәсе
Республика балалар клиник хастаханәсе Россия Федерациясенең эре Балалар хастаханәләре бишлегенә керә. Аңа 1977 елда нигез салынган, хәзерге вакытта 765 койка исәпләнә. Республика балалар клиник хастаханәсендә 22 профильле клиник бүлек эшли, шул исәптән 11 - педиатрия, 11 - хирургия, 4-интенсив терапия реанимациясе бүлекләре.Хирургия патологиясе булган балаларның 70% тан артыгы республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла. Бер ел эчендә 9 500дән артык операция башкарыла. Адресы: Оренбург тракты, 140 йорт. Телефон номеры: 8 (843)267-84-44