Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов Президент итеп сайланды

Татарстан Фәннәр академиясенең  яңа  президенты итеп озак еллар юл иминлеге  сагында торучы, академик Рифкат Миңнеханов сайланды. Коллегалары аны бүген яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан үзләрене...

Татарстан Фәннәр академиясенең  яңа  президенты итеп озак еллар юл иминлеге  сагында торучы, академик Рифкат Миңнеханов сайланды. Коллегалары аны бүген яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан үзләренең җитәкчеләре итеп  тәгаенләп  куйдылар.
Академиянең экс-президенты  Мәгъсүм  Сәләхов үз кәнәфиен 2024 елның җәендә калдырырга тиеш иде. Ул яңа җитәкчегә уңышлар теләде, үз чиратында Р.Миңнеханов галимнәр алдында матур нотык белән чыкты. Киләчәктәге эшләре дә уңышлы, матур булсын. Татарстанны иминлектән тотрыклы фәнни үсешкә, казанышларга илтә торган юллар насыйп итсен.
Шунысын да әйтик, Р.Миңнеханов Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында 1955 елда туган, Казан югары хәрби инженерлык училищесын тәмамлаганнан соң, Германиядә хезмәт иткән. Башкалабызда яшәгән чорда ул авиация һәм төзелеш-архитектура институтларында укыту һәм фәнни эшчәнлек белән шогыльләнә, 2000 елда техник фәннәр буенча  докторлык диссертациясе яклый.  Профессор Р. Миңнеханов  2016 елда ТР ФАның мөхбир әгъзасы итеп сайлана.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Новости

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Это интересно

Аудиозаписи

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


РЕКОМЕНДУЕМ