Логотип Магариф уку
Цитата:

14 ендә Әлмәндәрне искә алабыз

90 еллык бәйрәме ел азакларына туры килсә дә, 2018 ел халык йөрәгенә легендар Әлмәндәр булып уелып калган күренекле татар артисты Шәүкәт Биктимеров исеме белән башланып китте. Фото: tatar-congress.org...

90 еллык бәйрәме ел азакларына туры килсә дә, 2018 ел халык йөрәгенә легендар Әлмәндәр булып уелып калган күренекле татар артисты Шәүкәт Биктимеров исеме белән башланып китте.


Фото: tatar-congress.org Фото: tatar-congress.org

16-17 февральдә башкалада аның исемен йөртүче III “Әлмәндәр варислары” Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узуы сәнгать сөючеләр күңелендә соклану тудырды. Талантлы балалар театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне таныту максатын күз алдында тоткан әлеге бәйгене Шәүкәт аганың шәкертләре - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультеты оештырган иде. Республика мәктәпләрендә уку елы дәвамында укучылар тарафыннан шәрәфле артистыбызның тормышы һәм иҗат юлына багышланган иншалар, әдәби әсәрләр иҗат ителде. 28 октябрьдә Теләче районының Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Алан, Үзәк авылларының китапханәләре һәм мәдәният йортларында “Мәңгелек Әлмәндәр”, “Татарның Әлмәндәре”, “Мәңгелек үлемсез Әлмәндәр” дип исемләнгән һәм бөек артистның тормышын вә иҗат юлын яктырткан китап күргәзмәләре эшләде, мәдәни чаралар үткәрелде. 29 октябрь көнне Шәүкәт аганың туган авылы Миңгәрдәге музеенда Камал театры артистлары халык игътибарына “Имән шавы сыман” дип аталган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Кичен район үзәгенең мәдәният йортында “Син татарның горурлыгы” дигән искә алу кичәсе узды. Шушы ук көнне башкалабыз Казанның Татарстан урамындагы 7 нче йорт диварына Шәүкәт ага Биктимеровка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Олуг артистыбыз бу йортта 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән. Әлеге искә алу чарасында актерның туганнары, якташлары, хезмәттәшләре, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, аның иҗатын яраткан милләттәшләре катнашты. Шәүкәт аганы искә алганда аның кайчандыр: “Театр сәнгате актерларны үзе сайлый. Еллар буе сыный-сыный сайлый. Эшли башлаган чорда идеологиягә хезмәт иттек. Заман белән бергә үзгәрешләр кичердек: дәүләт структурасы үзгәрде, яшьләр оешмасы таркалды. Телевидение кеше үтерү, кан кою, җимерү, шартлауларны күрсәтә, кино да билгесезлектә калды. Бертөрле боевиклар, “мыльная опера”лар кешедә нәфрәт тудыра башлады. Ә театр һаман яши, яңа әсәрләр туа. Театр сәнгате генә халык ихтыяҗына әйләнә. Мин моңа куанам гына”,- дигән сүзләре күңелгә килә. Татар театры хәзер дә, остазлары әйткәнчә, милләтен куандырып иҗат итә, яши.
Шәүкәт Биктимеров төрле характердагы йөздән артык рольне зур осталык белән башкарды, ләкин тамашачылар аны һаман да Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр образында күз алдына китерә. 14 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында менә шул Әлмәндәрне - СССРның халык артисты, РСФСРның һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Шәүкәт Биктимеровны искә алу кичәсе . Ул күренекле актерыбызның тууына 90 ел тулуга багышлана. Бергәләп килик әле шул тантанага!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ