Логотип Магариф уку
Цитата:

Артист Ренат Ибраһимов Казанда шәхси мәктәп ачарга тели

Бүген «Татар-информ» агентлыгында Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов катнашында уртак музыкаль-анимацион проект булдыруга баг...

Бүген «Татар-информ» агентлыгында Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов һәм Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов катнашында уртак музыкаль-анимацион проект булдыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Алар журналистларга «Домой» җырына төшерелгән мультфильм тәкъдим итте.


WhatsApp Image 2017-11-30 at 14.47.06


 «Домой» җырын Бөек Җиңү көне уңаеннан иҗат иткән идем. Киләчәктә тулы метражлы мюзикл эшләргә ниятләдек. Бу җыр һәм башка татар телендә башкарылачак җырлар да анимацион мюзиклда урын алыр дип уйлыйм. Гади клиплар туйдырды, күңел ниндидер үзгә проектлар таләп итә», - дип белдерде артист.


Шулай ук ул спонсорлар һәм туры килә торган бина тапкач, шәхси мәктәп ачарга теләве хакында сөйләде. «Дәүләт әлеге мәктәпне яба алмасын өчен, мин аның шәхси булуын телим. Шул очракта гына төрек мәктәпләре белән булган хәл кабатланмаячак.


Әлеге мәктәпне тәмамлаучыларны тормышка әзерлекле, күп телләр белә торган, сәламәт һәм рухи яктан бай итеп күрәм», - дип, киләчәккә планнары белән бүлеште Ренат Ибраһимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ