«Авыл укытучысы» бәйгесенең II этабына узучылар билгеле
«Авыл укытучысы» конкурсына килгән язмалар редакция хезмәткәрләре тарафыннан өйрәнелде, тиешле таләпләргә туры китереп редакцияләнде. Плагиат «планкасы»н (65%) узган иҗади эшләр журнал сайтына у...
«Авыл укытучысы» конкурсына килгән язмалар редакция хезмәткәрләре тарафыннан өйрәнелде, тиешле таләпләргә туры китереп редакцияләнде. Плагиат «планкасы»н (65%) узган иҗади эшләр журнал сайтына урнаштырыла. Журнал укучылар алар белән даими танышып барганлыктан, тирән анализ ясап торуны кирәксенмәдек. Шулай да берничә җөмлә белән генә йомгак ясап үтик. Укытучыларның иҗади эшләре, нигездә, тәрбия, әхлак
темасына багышланган. Үз эшен бик яратып башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән, дәрес эшкәртмәләре элегрәк тә җурналыбыз битләрендә урын ала килгән укытучыларның эшләрен күрү куандыра. Алардан ихласлык бөркелеп тора. Араларында сертификат алу өчен генә эшләнгәннәре дә очраштыргалады.
Алда – II этап. «Авыл укытучысы – 2017» конкурсы Нигезләмәсендә каралганча, бу этапта укытучылар тәкъдим ителгән дүрт теманың берсенә дәрес эшкәртмәсе, я булмаса эчтәлекле мәкалә язып җибәрергә тиеш. Башкаларга файдасы тиярдәй итеп башкарылган эшләр журнал битләрендә урын алыр дип күзаллана.
Икенче этапка узган укытучылар:
1. Вәлиева Ләйсән, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2. Закирова Ләйсирә, Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәпнең Ямурза филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы
3. Моратова Румия, Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
4. Мортазина Ләйсән, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
5. Нигъмәтуллина Раушания, Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе
6. Хәсәнова Миңзифа, Питрәч районы Ф.Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбе директоры
7. Фатыйхова Эльвира, Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
8. Сәйфуллина Мөнирә, Әлмәт районы Миңлебай урта мәктәбе математика укытучысы
9. Хамаева Гөлфинә, Минзәләдәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
10. Ситдыйкова Чулпан, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
11. Низамбиева Раушания, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
12. Сәфәргалина Ильмира, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең биология-химия укытучысы
13. Гыйльфанова Гөльяр, Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
14. Гәрәева Рузилә, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
15. Гайнетдинова Гөлназ, Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
16. Мөхәммәдиев Дилшат, Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең технология укытучысы
17. Гыйниятуллина Роза, Чирмешән районы Туймәт төп мәктәбе директорының укыту тәрбия эшләре буенча урынбасары
18. Шәрипова Чулпан, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат-ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
19. Нәбиева Зөлфия, Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
20. Хәйруллина Гөлчәчәк, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе директорының укытутәрбия эшләре буенча урынбасары
21. Әһлиева Гөлнур, Яңа Чишмә районы Ленино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
22. Вәлиева Гөлназ, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы
23. Галиева Фирая, Әлмәт районы Елховой урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
24. Кәбирова Алсу, Балтач районы Сосна төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
25. Әһлиуллина Гөлүсә, Нурлат районы Фома урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
26. Сәмигуллина Фәридә, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы
27. Абдуллина Флюра, Тукай районы Мусабай-Завод урта мәктәбенең химия-биология укытучысы
28. Гарипова Клара, Биектау районы Суыксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
29. Нуруллина Зөлфирә, Чирмешән районы Туймәт төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
30. Мәхмүтова Энҗе, Мөслим районы Татар Бүләре урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Комментарийлар