Буа шәһәрендә ятим балаларга яңа фатир ачкычлары бирделәр
Яшьләр урамындагы ике подъездлы 40 фатирлы йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Ачкычлар тантаналы шартларда тапшырылды. Яңа фатир алучыларның шатлыгын ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев, ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Комментарийлар