Беренче тапкыр… беренче сыйныфка!

Баланы 5-6 яшьтә максатчан рәвештә мәктәпкә әзерли башларга кирәк. Хәрефләр тану, саный белү генә әле бала әзер дигән сүз түгел. Ул һич югы игътибарын 15-20 минут буе бер нәрсәгә генә юнәлтеп утыра белергә тиеш. Тәҗрибәле психологлар балаларны бакчада ук бәяли: белем алырга омтылышы бармы, аралашуга әзерме, үз гамәлләренә бәя бирә беләме?

Мәктәпкә озатканда балага: “Синнән булмый инде. Үзеңне болай тотсаң, әйбәт укый алмаячаксың”, – димәгез. Мондый сүзне иң сәләтсез балага да әйтергә ярамый. Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шундый нәтиҗә ясыйм: сәләтсез балалар юк. Баласына мәхәббәт, игътибар бирергә, ни белән булса да кызыксындырырга сәләтсез ялкау әти-әниләр күбрәк.

Ата-аналарга киңәшләр

  1. Җәй көне бала ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга тиеш. Хәрефләр, саннар белән башын катырмагыз.
  2. Ялларда бала белән арагызны якынайтыгыз, ачыктан-ачык сөйләшегез. Мәктәптә авырлыклар килеп чыкканда, ул сезнең янәшәдә генә булачагызны белеп торсын.
  3. Ел буе мәктәпкә әзерлек курсларына йөрүдән тыш, бала барачак белем йортына экскурсия оештырсагыз әйбәт. Бәдрәф, ашханә, сыйныф бүлмәләре кайда урнашканлыгын, мәктәп яны территориясен бергәләп өйрәнегез. Ул таныш җиргә барса, үзен ышанычлырак хис итәчәк.
  4. Мәктәптә уку, үз-үзен тотуны ничек күз алдына китерүе турында баланың үзеннән сорарга онытмагыз. Аның күзаллавы дөреслеккә бик үк якын килеп бетмәскә мөмкин, ә сез сөйләшү барышында төзәтмәләр кертә аласыз.
  5. “Мәктәптә уку нигә кирәк?” кебек темаларга сөйләшегез. Тик белемле булуның уңай якларын санаганда, әйбәт эш һәм акчалы булу дигән нәтиҗә генә килеп чыкмасын. Балага рухи кыйммәтләрне дә аңлатырга кирәк: “тәрбияле буласың”, “күп беләсең”, “укыган кешене хөрмәт итәләр” һ.б.
  6. Социаль-психологик әзерлек турында да онытырга ярамый. Ачкыч белән ишекне ничек ачарга, мәктәптән үзенә генә кайтырга туры килсә, кайсы юлдан барырга, таныш булмаган кешеләр белән ничек аралашырга һ.б. хакында да кисәтергә онытмагыз. Тик баланың күңеленә курку хисе салырга ярамый.

Баланың мәктәпкә әзерлеген тикшерү өчен кайбер биремнәр:

  1. Кеше сурәтен яса. Ул кыз, малай, абый, апа була ала. Бөтен өлешләре булган кеше фигурасы килеп чыгарга тиеш. Күз, борын, авыз, муен, кул, аяк, бармаклар, гәүдә өлеше һ.б. – детальләр күбрәк булган саен, баллар да күбрәк.
  2. Чиста кәгазьгә язма хәрефләр белән “Ей дан чай” дигән сүзләрне языгыз. Монда язылган хәрефләрне балага нәкъ шундый итеп күчереп язарга кирәк. Зурлыгы белән дә, хәрефләрне танып булу-булмавы белән дә дөреслеккә якын эшкә югары балл куела.
  3. 2,5 сантиметрлы әйләнә ясагыз. Бала шуның өстеннән контурны өзмичә каләм белән йөртеп чыксын.
  4. Шакмаклар эченә 10 нокта ясагыз. Горизонталь һәм вертикаль буенча да тигез арада урнашсыннар. Балага да шакмаклар ясалган кәгазь бирегез. Ул анда нокталарны нәкъ үрнәктәгечә куеп чыгарга тиеш.
  5. Балага таныш булган әкият сурәтләнгән рәсемнәрне бутап куегыз. Ул аларны тәртип буенча тезеп чыксын.

Дания ФӘХЕРТДИНОВА, педагог-психолог

Добавить комментарий