«Безгә еларга куштылар…»

шамильШамил ӘХМӘТҖАНОВ,
Татарстанның халык артисты

Туган авылым Курса Почмак бик матур урынга – тау башына урнашкан. Арчадан кайтышлый, балкып, әллә кайдан күренеп тора. Тау астында чишмәләрдән хасил булган инеше дә бар. Ул инеш, йөгереп барып, Кесмәскә кушылып китә дә Казансуга таба сәяхәткә чыга. Урманыбыз да, элекке картлар әйтмешли, авыл өстенә аварга тора. Ә урман аша еракларга сузылган тимер юлдан, санап-санап та очына чыга алмаслык товар вагоннарын ияртеп, сәлам биргәндәй кычкыртып, күңелләрне алгысытып, баһадирдай паровозлар уза; җанны ерак сәфәргә ымсындырып, затлы пассажир поездлары үтеп китә… Без, иптәш малайлар белән тимер юлга барып, «гөнаһ шомлыгы» кыла идек: үргә каршы акрын гына менеп барган товар поездының соңгы вагонына асылынып күпмедер барабыз да сикереп төшеп калабыз… Бу шуклык бик куркыныч кына түгел, һәлакәтле дә иде… Иң аянычы шул: моңа бер иптәшебезне фаҗигале югалтуыбыз нокта куйды. Нинди гафу ителмәслек юләрлек…
Якташым, укытучым Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, без 41 нче ел балалары идек шул. Мулла гаиләсе дип, ул хәвефле елларда безнең бөтен мөлкәтне тартып алып, өйне дә сүтеп алып киткәннәр. Йөрәге чыдамагандыр инде – әти вафат булган… Ул үлеп 3 ай узгач, мин дөньяга килгәнмен. Безне туйдырам дип, әнинең, соңгы киемнәренә кадәр онга, икмәккә алыштырып, бер кат күлмәк белән калганын хәтерлим.
Авыл мәктәбендә укыган вакыттан бер вакыйганы һич онытмыйм. Бу 1953 елның 5 нче марты булган икән…

Тулысынча.

One thought on “«Безгә еларга куштылар…»

  1. Хөрмәтле редакция!
    Күренекле шәхесләребезнең истәлекләре бик матур һәм мәгънәле. Журналны мин үзем шушы биттән укый башлыйм. Укытучы булуым белән тагын бер горурланып куям. Бәлки, безнең укучылар да киләчәктә чын шәхесләр булып формалашып, милләтебез даны булырлар. Бәлки, «Безне фәлән апа укыткан иде» дип, шушылай искә дә алырлар.
    Рәхмәт Сезгә! Яңа еллар белән!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.