Бүген «Мәгариф» журналына нигез салынуга — 103 ел

Бүген — 6 мартта — педагогларның өстәл китабына әйләнгән «Мәгариф» айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы чыга башлауга 103 ел тула.

“Мәгариф” журналы татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары өчен алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен мөнбәр ролен үти. Ул — укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы. Алдынгы педагогик фикер булдыруда, “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыруда, белем бирүдә һәм тәрбия процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуда актив  катнаша.

коллектив1

Яңа методикаларны һәм технологияләрне, мәдәният һәм әдәбият казанышларын тарату, мәгарифне мәгълүматлаштыру, алдынгы технологияләрне куллану,  мәгариф системасына яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеге турында кайгырту, әхлакый, рухи һәм хезмәт тәрбиясе, сәләтле балалар белән эшләү мәсьәләләре, Россиянең һәм Татарстанның мәгарифкә, тел сәясәтенә кагылышлы законнарын гамәлгә ашыру басманың игътибар үзәгендә тора.

Әлеге басманың чишмә башы “Мәктәп” журналына барып тоташа. “Мәктәп” журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында «Мәктәп» дигән педагогик журнал чыгарырга рөхсәт бирә.

Беренче Бө­тендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, жур­нал чыгудан туктый, аның ни­бары 25 саны гына чыгып ка­ла. Әмма ул үзенең шул сан­нары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәр­теп кору юнәлешләрен күр­сәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җитке­рергә өлгерә.

1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәк­тәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәга­риф”не оештыручы, аның бе­ренче мөхәррире була. «Мәк­тәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыга­ру эшенә бик теләп кушыла­лар.

IMG_007

Журнал 1936 елның октяб­реннән — «Башлангыч мәк­тәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр — «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүген­ге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән чыгып килә. Аның бе­ренче саннарында ук укыту-тәрбия эшен заман таләплә­ренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш бе­лән элемтәсен ныгыту, укыту­чыларның белемен һәм педа­гогик осталыгын күтәрү мәсь­әләләре киң яктыртыла. Мәктәпләрдә ана телен укыту, та­тар алфавитын, орфография­сен, терминологиясен камил­ләштерү, яңа программалар һәм дәреслекләр төзү проб­лемалары үзәктә була.

XX гасырның 30 нчы елла­рында журнал битләрендә яңалифкә күчү, укый-яза бел­мәүчеләр һәм аз белемле ке­шеләр белән эшләү, укыту-тәрбия эшенең сыйфатын ях­шырту, аерым фәннәрне укы­ту алымнарын камилләштерү, дәреслекләрне тотрыклы итү, мәктәпләрнең матди хәлен ныгыту һәм башка шундый җитди темалар күтәрелә.

IMG

Алтмышынчы елларда рес­публика мәктәпләрендә укы­ту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, программалаштырылган укыту, дәресләрдә техник чаралар­дан файдалану һ.б. шундый мөһим чаралар күрелә, һәм боларның барысы да журнал битләрендә киң чагылыш та­ба.

1990 нчы еллар башын­да, Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декла­рация кабул ителгәч, мәктәп­ләребез, һөнәри һәм югары уку йортлары тормышында, укыту-тәрбия эшен оештыру­да, Татарстан Республикасы халыклары телләре турында­гы Законны гамәлгә ашыру барышында бик күп яңалык­лар барлыкка килде. Алар шу­лай ук журналның игътибар үзәгендә булды.

IMG_003

XXI гасыр бөтен тормышы­бызны, яшәешебезне тамыр­дан үзгәртеп җибәрде. Әл­бәттә, мәгариф системасы да бу үзгәреш-яңарыштан читтә калмады. Чөнки укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җа­вап бирерлек итеп оештыр­мый торып җәмгыятьнең үсе­шенә, алга китешенә исәп то­тып булмый. Икътисад, сәнә­гать өлкәсендә вакытлыча нинди генә уңышларга ирешелсә дә, мәдәният, мәгариф тармакларында үсеш-яңарыш булмаса, ул казанышлар тотрыклы була алмый, ил үзе­нең конкурентлык сәләтен югалта, милли үзаң үсеше тук­тала. Чөнки нәкъ менә мәдә­ният, мәгариф һәм мәгърифәт дәүләтнең нигез ташы, мил­ләтнең йөзек кашы булып то­ралар да инде.

Бүген «Мәгариф»  айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы редакциясен Миргалимов Илдар Флүс улы җитәкли. Басманың тарихыннан күренгәнчә, «Мәгариф» үзенең эшчәнлек дәверендә республикабызның мәгариф өлкәсендәге мөһим үсеш факторы булган. Без, узганны рәхмәт хисләре белән искә алып, киләчәккә карыйбыз һәм иртәгесе көн таләпләренә җавап бирергә тырышабыз.

«Мәгариф» журналы, педагогларның мәнфәгатьләрен күздә тотып, яңадан-яңа проектларны тормышка ашыра. Аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Мәгариф. Татар теле» методик журналы чыга, «Магариф.РФ» электрон педагогик журналы тәрбиячеләргә, укытучыларга — белем бирү системасына кагылышы булган һәркемгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тудыра. «Мәгариф» журналы сайтында «Мәгариф»кә генә түгел, татар матбугатындагы бик күп басмаларның электрон вариантларына язылу мөмкинлеге бар.

Хәзерге вакытта «Мәгариф» журналы «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән тандемда эшли. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, әлеге басмалар кошның ике канатына тиң. Берсе — белем бирү, икенчесе тәрбия мәсьәләләрен яктырта.

Журналны оештыручылар һәм аның редакторлары

Шиһабетдин Әхмәров — 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартта) чыга башлаган беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» жур­налын оештыручы һәм аның беренче редакторы.

Галимҗан Ибраһимов — 1918 елда «Мәгариф» журна­лын оештыручы һәм аның бе­ренче редакторы. Бу эштә аңа Мөселман мәгариф халык ко­миссары Шәһит Әхмәдиев нык ярдәм итә. Алар бергә журналның юнәлешен һәм бу­рычларын билгелиләр.

Вәли Шәфигуллин — 1921 елдан «Мәгариф» жур­налының баш редакторы.

Гаяс Максудов — 1922-1925 елларда Татарстан Мә­гариф халык комиссариаты­ның Гыйльми үзәге җитәкче­се була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының мәсьүл (җаваплы) мөхәррире хезмә­тен дә башкара.

Мөхәммәт Таһиров — 1925 елда Татарстан Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире.

Насих Мөхетдинов — 1926-1930 елларда Татарстан халык комиссары була. Шул ук елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да үти.

Галә Ходаяров — 1931-1932 елларда Татарстан ха­лык комиссары була. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналы­ның җаваплы мөхәррире ва­зифасын да башкара.

Гыйрфан Биктаһиров — 1932-1934 елларда Татар­стан мәгариф халык комисса­ры. Бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәр­рире дә була.

Шаһвәли Башкиров — 1934-1937 елларда Татар­стан Мәгариф халык комисса­ры була. Шул ук елларда «Мә­гариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәр­рире дә.

Мәрьям Вәлидова — 1938 елдан 1941 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.

Хәсән Хәйруллин — 1949-1950 елларда «Совет мәктә­бе» журналының баш мөхәр­рире.

Фатих Махиянов — 1951-1960 елларда «Совет мәк­тәбе» журналының җаваплы мөхәррире.

Фатих Ибраһимов — 1960-1977 елларда «Совет мәк­тәбе» журналының баш мө­хәррире.

Вакыйф Зыятдинов — 1977-1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.

Фәрит Шәрифуллин — 1989-2003 елларда: баш­та — «Совет мәктәбе», анна­ры «Мәгариф» журналы баш редакторы.

Габделхак Шәмсетдинов — 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш редакторы, 2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте фи­лиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.

Илдар Миргалимов —    2013 елдан «ТАТМЕДИА» АҖ фи­лиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш редакторы.

«Мәгариф» журналы турында тәфсилләбрәк.

Добавить комментарий