Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Татарстан укучылары татар теленнән бердәм тест тапшыра

Бүген Татарстанда татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән, татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм респ...

Бүген Татарстанда татар телен туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән, татар теле фәненнән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырыла.


Бердәм республика тесты укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәсен  бәяләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән контроль бәяләү материалларын кулланып, махсус тест үткәрү пунктларында оештырыла.


Татар теленнән тест уздырыла торган аудиториягә татар теле белгечләре кертелми. Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган махсус бланкларда башкарыла.


Тестны башкару вакыты төрле укучы өчен төрлечә. Бу татар телен дәүләт теле яки туган тел буларак өйрәнү белән бәйле.


-   татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен – 3 сәг 55 мин (235 мин);


рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен – 3 сәг 55 мин (235 мин);


рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен – 2,5 сәг (150 мин);

чуваш, удмурт, мари, мордва, еврей телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен – 2,5 сәг (150 мин).


Татар теленнән бердәм республика тестында алынган билге татар теле фәненнән II яртыеллыктагы агымдагы билге булып санала һәм татар теле фәненнән II яртыеллыкка йомгаклау билгесе куйганда исәпкә алына.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ