Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы Тукай бүләге ияләре

Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2024 елгы ияләре билгеле булды

Бүген Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре буенча Рәис каршындагы комиссия утырышы узды. Анда быелгы лауреатлар ачыкланды. 

-    Харрасов Ләис Мәүлид улы «Узганны кабатлау» китабы өчен 

-    Җәмитов Кадим Җәлил улы күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен

-    Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен

-    Вайнер Борис Гыйршевич балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен

Белешмә:
Премия югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, авторлык стиле, яңа үзенчәлекле һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен (рәсем ясау, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек танылуы алган, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Раис тарафыннан тапшырыла. Премиянең күләме 1 млн сум.

 

Фото: © "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ