Логотип Магариф уку
Цитата:

Физика фәнен дә яраттырып була

«Мәгариф» журналының быелгы 8 нче санында физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәевның физикадан бердәм дәүләт имтиханы бирү нәтиҗәләренә багышланган язмасын бик тә кызыксынып укыдым. Гади авы...

«Мәгариф» журналының быелгы 8 нче санында физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәевның физикадан бердәм дәүләт имтиханы бирү нәтиҗәләренә багышланган язмасын бик тә кызыксынып укыдым. Гади авыл укытучысы өчен актуаль һәм файдалы мәкалә буларак кабул иттем мин аны. Чыннан да, физика фәнен укучылар яратырлык һәм төпле үзләштерерлек итеп укыту өчен без – мөгаллимнәрдән күп тырышлык һәм эзләнү сорала. Аннан килеп, яңа уку елы Татарстанда физика елы да дип игълан ителде бит әле. Шул уңайдан үземнең кайбер эш тәҗрибәм белән уртаклашмакчы булам.


Мин үзем физиканы бик яратам. Шул яратуның укучылар күңеленә дә үтеп керүен телим. Укучылар – кызыксынучан, күзәтүчән халык. Алар төрле күренешләргә аңлатма эзли, үзләре эксперимент ясарга ярата. Юнәлеш бирү өчен мин еш кына өй эше тәҗрибәсе бирәм. Күпләре аны бик теләп башкара, бу вакытта укучы үзен билгесезлеккә ишек ачучы галим итеп күз алдына китерә.


 Соңгы елларда иҗади-тикшеренү эшләре актуальләшеп китте. Әгәр проект тормышчан, чынбарлык белән бәйле булса, бигрәк тә отышлы. Биредә укытучы консультант роленә керә. Башта укучыларга кыска вакытлы җиңел бирем тәкъдим итәм. Әйтик, берәр күренешнең паспортын төзү яки физик фокус әзерләү. Аннан бирем кыенлаша. Укучыларымның экология, туган якны өйрәнү кебек темаларга проектлар эшләү тәҗрибәсе бар.


XI сыйныфка җиткәч, физикадан БДИ бирергә әзерләнгән укучылар белән түбәндәге юнәлешләрдә эшлим:


1. Мәгълүмати әзерлек, ягъни норматив документлар, эшне башкару өчен инструкцияләр, бланкларны тутыру тәртибе, кулланырга мөмкин булган әдәбият һәм сайтлар исемлеге белән таныштыру.


2. Психологик әзерлек.


3. Төп әзерлек.


Укучыны БДИга әзерләү – укытучы өчен җитди һәм дәвамлы эш. Атнасына 2 сәгать дәрес эчендә генә укучыларны физикадан имтиханга әзерләп бетерү мөмкин түгел. Безнең мәктәптә исә X – XI сыйныфларда физикага өчәр сәгать бирелә. Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен физика түгәрәге эшли.


Физика буенча имтиханны уңышлы тапшыруның төп шарты – баланың имтиханны нигезле сайлавы, ягъни киләчәктә физикага бәйле профессия үзләштерергә теләве мөһим. Фәнгә кечкенәдән үк тартылган укучы IX сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырса, унберенчедә төп төшенчәләрне аңа кабатлап чыгу җиңел булачак, чөнки нигез инде салынган. Узган уку елында физикадан имтихан биргән укучыларымның барысы да тугыздан соң ДЙА тапшырган иде. Шул вакытта ук алар физикадан БДИ тапшырасын планлаштырып куйдылар.


Ел дәвамында балалар БДИның сынау биремнәрен чишә, аның барышын хәтта әти-әниләре күзәтә. Биредә балалар вакытны дөрес бүләргә өйрәнә, үз көчләрен сыный.


<…>
Рәмлә НУРИЕВА,
 Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №10 (октябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ