“Гаилә һәм мәктәп” журналының июль саны — гаилә мөнәсәбәтләре турында

Гаиләне ниләр белән генә чагыштырмый татар халкы: йорт, учак, чишмә… “Гаилә һәм мәктәп” журналының июль санын нәкъ менә шушы темага багышларга уйладык.

тышлык июль ЭПЭлек-электән килгән гореф-гадәтләр бар: ир белән хатын башта никахлаша, аннан мөнәсәбәтләрен ЗАГСка барып терки. Ләкин бүгенге яшьләр башка юл сайлауны кулайрак күрә: иң элек язылышмыйча яшәп карыйсылары килә. Язылышып та, аерым яшәүчеләр байтак. Без дә гадәти булмаган гаиләләр, аларның үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнергә булдык.

Кызганыч, аерылышу, икенче тапкыр өйләнешү бүген гаҗәп хәл түгел. Кабаттан гаилә кору икеләтә җаваплылык сорый. Бигрәк тә ирнең дә, хатынның да алдагы никахтан туган балалары булса. Таякның юан башы кемгә төшә: ир белән хатынгамы, әллә балаларгамы?

Өч ел элек республика мәктәпләрендә яңа фән – «Гаилә белеме» дәресе керә башлады. Кирәкме ул? Укучыларга нәрсә бирә?

Шәһәр җирендә күпләр балалар бакчасына чират җитүен тилмереп көткән бер вакытта, авыл бакчалары «баласызлык»тан интегә. Республикада 4-5 кенә сабый йөрүче бакчалар да бар. Без аларның хәлен белешеп, киләчәген күзалларга омтылдык.

Бала хәсрәте – йөрәк парәңне мәңгелеккә югалтудан да авыррак кайгы юк, диләр. Ә ул дөньядан үзе теләп китсә, бу хәсрәт мең, миллион мәртәбә авырлаша. Әллә күтәрә алмаслык сүз әйттемме, әллә инде борчуы булып, аны уртаклашыр кеше тапмыйча киттеме, дигән уйлар белән вакыйгада, үзеңдә «казына» башлыйсың. Шунысы да бар: бу кайгы минем өемнең капкасын какмас, дип беркем дә ышандыра алмый. Капкага үрелгән кайгыны куып җибәрү җае бармы соң?

Бала «дөнья кендеге» була аламы? Аны гел мактап тору дөресме, әллә, киресенчә, артык үсендерү зыянга гынамы?

“Йолдызлы гаилә” сәхифәсе кунакка барасы гаиләнең нәселе шактый уңдырышлы: аннан татарга хезмәт итүче билгеле өч язучы чыккан! Гаилә башлыгы – әдәбият мәйданына Салих Маннапов тәхәллүсе белән килеп кергән, хәзер Мөдәррис Вәлиев исеме белән таныш шәхес, хатыны Даимә ханым, кызлары Айсылу һәм Гөлназ. Гөлназның шигырь язуына беренче булып агалары – Мөдәррис абый әнисенең энесе – шагыйрь Шамил Маннап теләктәшлек күрсәтә.

Күптән түгел «ГМ» редакциясенә килеп ирешкән бер хат, «бөтендөнья пәрәвезе»нә «капмас» өчен, әти-әниләргә файда китерердәй сайтларны барларга кирәк икән, дигән фикергә этәрде. Һәм без аларны барладык!

Бер бала әнисе – армиягә яңа алынган солдат кебек, тәҗрибәсез һәм беркатлы. Ике бала әнисе – хезмәт срогын төгәлләп, өенә кайтучы солдатка охшаган. Ә өч сабый үстерүче әни – «спецназ». Күпләргә мәгълүм бу шаяртуны дәвам итсәк, сигез бала әнисен кем дип атап булыр иде икән? Сабада яшәүче күпбалалы Сәгыйтовлар гаиләсендә булып, әнә шуны ачыкларга тырыштык.

“Зәңгәр ягулык җылысы” бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Алар белән журналның июль санында таныша аласыз.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” сәхифәсе гольф уены серләрен бәян итә.

Узган санда балаларны лагерьга әзерләү турында язган идек. Бу айда да әлеге теманы дәвам итәргә булдык, чөнки ялларның кызган мәле. Бу юлы без сезне гадәти булмаган – шикәр чире белән авыручы балалар өчен оештырылган лагерьга чакырабыз.

Республикада шикәр чирле 836 бала исәпләнә. Тулаем алганда, ел саен йөздән артык балага әлеге диагноз куела. Бу чир белән ничек яшәргә? Аны булдырмас өчен нишләргә? Тәҗрибәле табиб шул хакта сөйли.

Егылгач, яки бармакны кыскач, тәндә кара эз барлыкка килә. Бу – гадәти хәл. Ләкин кайбер очракта тән, күз төбе юктан да күгәрә. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч? Кайсы очракта табибка күренергә кирәк?

Сабыена бишек җырлары көйләмәгән әниләр бармы икән? Бу санда бишек җырлары, сабыйны бишектә үстерү файдасы турында сөйләшеп, талбишек ясарга өйрәнербез.

Добавить комментарий