Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме

168 нче билингваль балалар бакчасында «Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме» дигән чара узды.

Совет районының 168 нче билингваль балалар бакчасында Тукайның 138 еллыгына багышланган "Тукайга мәхәббәт илә гаилә бәйрәме" дигән чара узды. Бәйге форматында уздырылган бәйрәмдә сигез гаилә( унбер бала) туган телебез, гореф-гадәтләребез, Тукай иҗатына мәхәббәтләрен күрсәттеләр, һәр чыгыш залда утыручы балалар күңелендә соклану һәм горурлык хисләре уяттылар.

Тимур Гыйльманов гаиләсе әбием сандыгындагы хәзинәләрен барласа, Гадел Сафиуллин Сафия белән "Су анасы"н сөйләп, тәрбия дәресе бирделәр. Сәет Гыйльмановның "Шүрәлесе" дә бик үтемле яңгырады.

Әхмәдиевлар гаиләсе музыкаль сәләтләрен күрсәтте. Татар дәүләт филармониясе халык инструментлары солисты кызы Ралина белән домрада уйнап һәм биеп кунакларны тәэсирләндерде. Камиловлар гаиләсе нәсел шәҗәрәсе белән шаккатырды.

Бәйгедә катнашучы балалар Тукай шигырьләрен укыды, рәсемнәре, эшләнмәләре белән куандырды.

Бәйрәмне татар шагыйре, язучы Галимҗан Гыйльмановның чыгышы, матур сүзләре, бүләккә алып килгән китаплары тагы да күркәмләндерде.

Тукай айлыгы бакчабызда нәтиҗәле, иҗади үтте дип әйтергә тулы нигез бар.

Фотолар балалар бакчасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ