Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның тарих укытучылары... яшь кулибинчылар тәрбияли

Авыл мәктәпләрендәге татар балалары арасында техник иҗатка һәвәс укучыларны барлау, үстерү максатыннан 2009 елдан бирле безнең «Мәгариф» журналының, Татарстанның уйлап табучылар һәм рационализаторлар...

Авыл мәктәпләрендәге татар балалары арасында техник иҗатка һәвәс укучыларны барлау, үстерү максатыннан 2009 елдан бирле безнең «Мәгариф» журналының, Татарстанның уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, ел да «Яшь кулибинчы» бәйгесе оештыруы күпләрегезгә мәгълүмдер. Быелгысында Арча, Балтач, Кукмара, Актаныш, Мамадыш районнарының яшъ уйлап табучылары аеруча актив катнашты. Әлбәттә, аларның һәркайсы үзләренә дә «техника җене» кагылган, техник иҗаттан тәм табып яшәүче мөгаллимнәренең ныклы кул астында бергәләп конкурс биремнәренә җавап әзерли. Күпчелек мәктәпләрдә мондый  вазифа физика я технология укытучылары җилкәсенә төшә дә. Тик ни хикмәт: Мамадыш районында булачак яшь кулибинчыларны әзерләү штурвалы Урта Кирмән һәм Усали урта мәктәпләренең тарих укытучылары Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин белән Лидия Семен кызы Константинова кулында! Һәм әле нинди генә кулда!
Елның-елында республикакүләм «Яшь кулибинчы» бәйгесендә актив катнашып, диплом һәм грамоталарга иң күп лаек булучылар – нәкъ менә аларның укучылары! Быелгысы Мамадышның тарих укытучылары шәкертләре өчен аеруча нәтиҗәле булды: барлык призлы урыннарда да – аларның укучылары! Сере нидә диярсез? Укучыларына дөрес юнәлеш биреп, уйланырга, эзләнергә этәргеч бирә, бу эшкә балаларның техник иҗатка һәвәс булган әтиләрен, туганнарын да җәлеп итә белүләрендәдер, мөгаен.IMG_6275


Лидия ханым – белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты, ә Ринат әфәнде – хезмәт укытучысы. Тик язмыш сынаулары аларны үз белгечлекләрен алыштырырга, кабаттан белем эстәргә мәҗбүр иткән. Хәзер инде алар – икенче белгечлекләре буенча да районның иң мәртәбәле мөгаллимнәре рәтендә. Укучыларының да иң яраткан, хөрмәт иткән укытучы абый-апалары! Күпкырлы талант ияләре. Лидия Семен кызы – музыкаль укытучылар гаиләсеннән, шуңа җырга-моңга булган сәләтен укучылары күңеленә дә сеңдерә белә. Авыл мәдәният йортында булган бер генә кичә-концерт та Лидия ханым, Пасыевлар гаиләсе катнашыннан башка узмый. Кызларының икесе дә – Алинә дә, Галина да – укытучы һөнәрен сайлаган.


IMG_6278Ринат Миңлегаян улы да «мин – интеллигент вәкиле» дип, кул кушырып утыра торганнардан түгел, нинди генә эшкә алынмасын, кулы ятып тора. Студент чагыннан ук «кыр кораб»ларын иярләп, колхоз басуларын иңләгән егет ул. Менә дигән гаилә башлыгы. Дүрт баласының өчесе укытучы һөнәрен сайлаган. Олысы – Айнуры – КДУда укып, татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле белгечлегенә ия. Диләрәсе Түбән Камадагы 21 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта, ә төпчек улы – Илфаты (мәктәптә укыган чагында аның да «Мәгариф» журналы оештырган «Яшь кулибинчы» бәйгесендә катнашып, берничә ел рәттән призлы урыннар яулаганы бар иде)  – быел Казан педагогия көллиятенә физик тәрбия укытучысы булырга укырга керде.


Тагын шунысы сөнечле: Лидия ханым да, Ринат әфәнде дә – «Мәгариф» журналының иң актив авторлары. Тирән эчтәлекле язмалары аша үзләрендәге алдынгы эш тәҗрибәсен бик теләп уртаклаша алар. Икесе дә – заманында «Мәгариф»журналының иң яхшы мәкалә авторлары дип табылганнар иде.IMG_6303 IMG_6302


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле Таһир Әюпович! Милли мәгарифебез сагында торуыгыз, фидакарь хезмәтегез, "Мәгариф" журналының партиоты булганыгыз өчен олы хөрмәтем сезгә! Ринат әфәнденең сүзләрен куәтләп, Сания ханым. Автор: Сания Әхмәтҗанова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ