Логотип Магариф уку
Цитата:

"Мәгариф» Якутия кунакларын кабул итте

Бүген «Мәгариф» редакциясендә Якутия (Саха) республикасында чыгып килүче «Чуораанчык», «Колокольчик» исемле балалар, яшүсмерләр журналларының баш мөхәррире Татьяна Жиркова, «Кэскил» балалар нәшриятыны...

Бүген «Мәгариф» редакциясендә Якутия (Саха) республикасында чыгып килүче «Чуораанчык», «Колокольчик» исемле балалар, яшүсмерләр журналларының баш мөхәррире Татьяна Жиркова, «Кэскил» балалар нәшриятының бүлек җитәкчесе Анна Пермякова, язучы Рафис Корбан булды. Мөлаем ханымнар Казанда узган «Күпйөзле Россия» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен алты сәгать самолетта очкан.


 


«Тагын бер максатыбыз – Татарстанда чыгучы журналлар белән танышу, аларның эш алымнарын өйрәнү»,- диде Татьяна Жиркова. – Якутиядә газет-журналлар ике төрле – дәүләтнеке һәм шәхси басмаларга бүленә. «Чуораанчык», «Колокольчик» дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Журналлар якут һәм рус телендә чыга. Хөкүмәт җитәкчебезнең зур ярдәмен тоябыз. Максатыбыз – тиражны тагын да үстерү. Яңадан-яңа эш алымнарын өйрәнү».


Якутиядән килгән кунаклар белән очрашуда «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары хезмәткәрләреннән тыш, «Казан утлары», «Идел», «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Сөембикә» журналлары, «Сувар» газетасы баш мөхәррирләре, аларның урынбасарлары, шулай ук Татарстан китап нәшрияты вәкилләре катнашты. Җанлы аралашу, файдалы тәҗрибә уртаклашу булды бу. Татьяна ханым Жиркова җыелган халыкка комузда (безнеңчә кубыз) уйнап күрсәтте. Милли сувенирларын бүләк итте.


Р. ФАЗЫЛОВА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ