Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә беренче аяк басуым...

1944 елның җәе иде. Бергә уйнап йөргән берничә дустым үзләрен мәктәпкә язып киткәннәрен мактанып сөйләгәч, мин көнләшеп куйдым. “Мине дә яздылар”, - дидем.Миңа биш яшь вакытта әти “Әлифба” китабы алып...

1944 елның җәе иде. Бергә уйнап йөргән берничә дустым үзләрен мәктәпкә язып киткәннәрен мактанып сөйләгәч, мин көнләшеп куйдым. “Мине дә яздылар”, - дидем.


Миңа биш яшь вакытта әти “Әлифба” китабы алып кайткан иде, шуның буенча хәреф танырга һәм укырга өйрәтте. Үзе умарталыкка эшкә киткәндә, ике бит кәгазь калдыра, шуның бер битенә әлифбадан текст күчереп язарга, икенче биткә 100гә чаклы “цифр” сугарга куша иде. “Мин кайтканчы шуны эшләп куй”, - дип китә. Мин шуларны яратып язып чыгам. Мәктәпкә бару исә минем хыялым иде.


Менә беренче сентябрь көне килеп җитте. Капкадан 2-3 дус малаем килеп керде: мине мәктәпкә чакыралар. Әни, тиз генә тегеп бетереп, ак күлмәк кигезде. Малайлар ишек алдында көтеп тордылар. Киттек урам буйлап мәктәпкә...


Ул чакта авыл зур, 500 йортлы дип сөйлиләр иде. Безнең урамның исә үз мәктәбе бар. Башлангыч сыйныфлар шунда укый, ә җидееллык мәктәпнең төп өлеше авыл уртасында урнашкан. Анда 500 бала укыды. Безнең урам мәктәбен “Добрау” мәктәбе дип йөртәләр, чөнки урам имәнлеккә бик якын иде. Мишәрләр русча “Дубрава” сүзеннән алып шулай дигәннәр.


Менә мәктәпкә барып кердек. Инде дәрес бара (минем күлмәк тегелгәнне көтү шулай соңгарак калдырды). Класска кереп, кардәш тиешле малай – Шәүкәт белән ишекнең ике яңагына таянып бастык. Укытучы Мәгъсүмә апа: “Исәнмесез, ник анда бастыгыз? Узыгыз”, - дип якты йөз күрсәтте. Минем исем-фамилиямне сорады. “Хисамов Нурмөхәммәт” дим. “Ничә яшь?” – ди. “Сигез”, - дим. Мин буйга калкурак булганга ышандылар. Үзем дә шулай саный идем.


“Нигә ишек төбендә торасыз? Бирегә узыгыз”, - ди укытучы. Мин оялчан, кыюсыз гына уздым. Мәгъсүмә апа иң арткы партага утыртты. Ул партаның капкачлары юк иде. Өйгә кайткач исем китеп, мактанып сөйләдем: “Өсте кара, утыргычы сары!” – дим. Икенче көнне Туган апам кереп, беренче рәттәге партага күчереп утыртты һәм мин, төрле мәктәпләрдә укып, 10нчы класска чаклы һәрчак беренче рәттә утырдым.


Еллар үтте. Төрле дәрәҗәдәге уку йортлары аша уздык. Әмма мәктәпкә тәүге тапкыр аяк баскан шушы мизгел һич хәтердән чыкмый.


Хәтфәдәй тигез йомшак чирәмдә –


Җәй сугып куйган яшел келәмдә


Мәктәпкә тәүге сукмак сузасыз,


Урамнар буйлап гөрләп узасыз.


Әби-бабайлар, апа-абыйлар


Сезгә сокланып, сөеп карыйлар.


Акрын җилдә тирбәлеп сезгә


Чәчәкләр дә баш иеп калалар.


Үзегез дә бит чәчәкләргә бик


Охшап торасыз, нәни балалар.


Яңа киемнән, пөхтә өстегез,


Алсу алмадай сезнең битегез,


Үзегез матур, үзегез тигез,


Ил-әнкәгә сез чөнки бит игез.


Барсы да сезгә сөеп күз ата,


Сезне юл буе кояш озата,


Мәктәптә сезне көтеп каршылар


Кояштай көләч укытучы апа.


Ил чәчәкләре! Якты залларга


Чын хуҗалардай үтегез, әйдә,


Иңгә-иң булып, илгә тиң булып,


Белемле булып үсегез, әйдә! (Н. Хисамов. “Язгы шәфәкъ” китабыннан).


Нурмөхәммәт ХИСАМОВ, филология фәннәре докторы, профессор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ