Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә укырга кабул итүнең яңа тәртибе расланды

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкә укырга кабул итүнең яңа тәртибен игълан итте. Бу хактагы боерык РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.Әлеге документ буенча мәктәпләр гомумбелем алуга хок...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкә укырга кабул итүнең яңа тәртибен игълан итте. Бу хактагы боерык РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.


Әлеге документ буенча мәктәпләр гомумбелем алуга хокукы булган һәм үзләренә беркетелгән җирлектә яшәүче барлык балаларны кабул итәргә тиеш.


Дәүләт яки муниципаль оешма бары тик үзендә буш урыннар булмаганда гына балаларны кабул итүдән баш тарта ала. Бу очракта ата-аналар, баланы башка мәктәпкә урнаштыру өчен, төбәк яки җирле мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.


Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүле яки профильле белем бирелә торган урта һәм югары сыйныфларга укырга кабул иткәндә аерым сайлап алу РФнең теге яки бу субъекты законнарында каралган очракларда гына рөхсәт ителә.


Моннан тыш, физкультура һәм спорт өлкәсендәге һөнәралды программалары һәм сәнгать өлкәсендә урта һөнәри белем бирү программалары белән берләштерелгән мәктәп программаларын тормышка ашыручы оешмаларга аерым сайлап алырга мөмкинлек бирелә.


Җирле үзидарә органнары, 1 февральдән дә соңга калмыйча, мәктәпләрне районның яки шәһәр округының теге яки бу җирлегенә беркетү турындагы актларын бастырып чыгарырга тиеш.


Мәктәпләр үзләренә беркетелгән җирлекләргә караган балаларны 1 нче сыйныфка 1 февральдән 30 июньгә кадәр кабул итә. Ә башка территорияләрдәге балалар өчен кабул итү вакыты - 1 июльдән алып буш урыннар тулганчы (соңгы көн дип 5 сентябрь билгеләнгән).


Бала мәктәпкә ата-анасының яки баланың законлы вәкиле язган гариза нигезендә, шәхесне раслаучы документны күрсәткәч кабул ителә. Шул ук вакытта гаризаны электрон формада да тапшырырга мөмкин. Өстәмә рәвештә баланың туу турындагы таныклыгы, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәсә, яшәү урыны буенча теркәгәнлек турында белешмәне дә күрсәтергә кирәк булачак.


 “Учительская газета”.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ