«Министрга соравым бар!»

Журналыбыз – Мәгариф һәм фән министрлыгын укытучылар белән тоташтыра торган күпер. Шуны истә тотып, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка журналыбыз укучылары белән «Туры элемтә» оештырырга тәкъдим иттек һәм ризалыгын алдык. Телефон аша бер сәгать дәвам иткән аралашу вакытында Э.Фәттахов педагогик хезмәткәрләрдән һәм ата-аналардан сораулар кабул итте, аларга шунда ук җавап та бирде. Әлеге чара беренче тапкыр гына оештырылса да, журнал укучыларыбызда уңай фикерләр калдырды һәм мондый җанлы аралашуның нәтиҗәле чара булуын күрсәтте.

DSC_0622 САЙТ

Сораулар «Туры элемтә»гә кадәр үк бер ай дәвамында редакция почтасына һәм телефон аша да кабул ителгән иде. Редакциягә мәгариф өлкәсенә кагылышлы барлыгы 50 ләп сорау килде. «Туры элемтә»дә яңгыраган сорауларның бер өлешенә җаваплар белән «Мәгариф» журналы сайтында magarif-uku.ru/ehngel-fettakhov-yakhshy-ukytuchyny-saty/ адресы буенча таныша аласыз.

«Туры элемтә» вакытында җавап биреп өлгерелмәгән сорауларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре язмача җавап әзерләде. Тәрбия темасы­на кагылышлы сорауларның бер өлешенә җа­вап­ларны «Гаилә һәм мәктәп» журналының 2016 ел, май саныннан укып танышырга мөмкин. Ә без үз чиратыбызда уку-укыту һәм социаль мәсьәләләргә караган сорау-җавапларга күзәтү тәкъдим итәбез.

Хокук һәм бурычлар

2015 елның 5 ноябрендә педагогик кадрларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан уздырылган диагностик тест укытучылар арасында төрле фикерләр, шул исәптән ризасызлык та тудырды. Әлеге чарага бәйле: «Укытучыларга имтихан бирдерү кайсы Законда каралган?» – дип кызыксына Казаннан Гөлия Вәлиева.

2015 елгы диагностик тест, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бое­ры­гына (27.10.2015, № 9502/15) ни­гезләнеп, ТР Куркы­ныч­сызлык Советы утыры­шының «Татарстан Респуб­ли­ка­сында гомуми белем бирү систе­ма­­сын камилләштерү ту­рын­да»­гы бер­кет­мәсен (18 фев­­раль, 2015 ел); белем би­рү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделен барлыкка китерү проектын гамәлгә кую кысаларында оештырылды.

Диагностик тест нәтиҗәләреннән чы­гып, укытучылар өчен квалифика­ция кү­тәрү курслары, тренинг һәм мас­тер-класс­лар оештыру, педагогик хезмәткәр­ләрне яңадан әзерләү кебек чаралар каралды. Министрлык хәбәр иткәнчә, диагностик тестны ел саен уздыру планлаштырыла.

Укытучыларның һөнәри эшчәнлеген бәяләүгә бәйле тагын бер сорауны Нурлаттан Хәлим Алимов юллады: «Соңгы елларда БДИ нәтиҗәләре укытучы эшчәнлегенең бердәнбер күрсәткеченә әйләнеп бара. Сыйныфның һәм укучыларның бертөрле булмавына бәйле рәвештә, бер елны укытучының БДИ нәтиҗәләре яхшы, икенче елны начаррак булырга мөмкин. Авыл мәктәбендә бер-ике укучы имтихан бирсә, шәһәрдә егермеләп бала тапшыра бит! Мондый чагыштырулар кайчан туктатылыр икән?»

Укытучының эшчәнлеген бәяләү критерийлары БДИ күрсәткечләре белән генә чикләнми. Моннан тыш укучыларның өлгереше, барлык сыйныфларның уртача бал­ларының динамикасы, укучыларны олим­пиадаларга, конференция, конкурс­лар­га нәтиҗәле әзерләү, сыйныфтан тыш чара­лар оештыру, укытучының һөнәри бәй­геләрдә, конференцияләрдә, грант алу өчен бәйгеләрдә катнашуы, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу һ.б. исәпкә алына.

Әлеге критерийлар авыл җирлеге укы­тучылары өчен дә, шәһәр укытучылары өчен дә бертөрле. Кайда гына укытмасын, педагог дәүләт стандартларына нигезләнеп белем бирергә тиеш.

Дәреслекләр һәм аларның электрон формасы

«Мәктәпләргә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең электрон формалары кайчан кайтарылачак?» – дип кызыксына Бөгелмәдән Диләрә Вафина.

«Киләсе уку елында мәгариф оешмаларында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең электрон формасын гамәлдә сынап карау планлаштырыла», – дип җавап бирә министрлык белгечләре.

«Быел «Әлифба» китабының яңартыл­ган басмасы дөнья күрәчәк. Аңа кушымта рәвешендә диск чыгару да күздә тотыла. Шушы дискны эшләтү өчен министрлык тарафыннан финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булмасмы икән?» – дип мө­рәҗәгать итә Казаннан дәреслек авторы Рәдинә Ягъфәрова.

Рәдинә Хәким кызына җавап буларак, мондый мәгълүмат алдык: 2013–2014 елларда башлангыч сыйныфларның татар теле һәм әдәби уку, шулай ук әлифба дәреслекләренә электрон кушымталар эшләнгән, министрлык тарафыннан са­тып алынган һәм edu.tatar сайтына ур­наш­тырылган. Федераль исемлеккә кергән дәреслекләрнең электрон формалары эшләнгән. Киләсе уку елында аларны апробация рәвешендә гамәлдә кулланып карау планлаштырыла.

Озак еллар үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп белем бирүче педагог, Чаллыдагы 79 нчы лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманованың: «А.Яхин системасы буенча төзелгән дәреслекләрне Федераль дәүләт белем бирү стандартларына яраклаштырып, кабат бастырып чыгару һәм әлеге дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү мөмкинлеге юкмы?» – дигән соравына: «Белем бирү оешмаларыннан А.Яхин авторлыгындагы дәреслекләргә заказ булмау сәбәпле, алар министрлык тарафыннан сатып алынмады һәм федераль исемлеккә дә кертелмәде», – дигән җавап алдык.

Теманы дәвам итеп, Мөслимнән мәгариф ветераны Рамилә Дәүләтова фикерен җиткерәбез. Ул болай дип яза: «Кулланылыш тапмаган уку әсбаплары булмасын өчен, дәреслекләрне тәрҗемә иткәнче, галимнәр арасында сорашулар үткәрү, практик укытучылар белән киңәшләшү кирәк». Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, әлеге фикерне куәтләп: «Яңа буын стандартларына нигезләнеп эшләнгән, федераль исемлеккә кергән дәреслекләрнең методик яктан иң сыйфатлы һәм камил булганы гына татар теленә тәрҗемә ителә, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белем бирү оешмалары заказларына нигезләнеп сатып алына», – дип белдерә.

Методика

«Мәктәпләрдә төрле методика, техно­логияләр куллану – уңай күренеш. Укытучыга үзе теләгән методика буенча белем бирү мөмкинлеге булырмы?» – дип бирә чираттагы соравын Нурлаттан Хәлим Алимов.

«РФдә Мәгариф турында» РФ законының 47 нче маддәсенең 3.2 пункты нигезендә укытучы белем һәм тәрбия бирүнең педагогик нигезләнгән форма, чара, методларын сайлау хокукына ия.

Имтиханнар

«Риск төркеме»нә кергән балаларны сайлап алына торган предметлардан имтихан бирүдән азат итеп булмыймы икән?» – дип сорый Кайбычтан Эльмира Рәхмәтуллина.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (26.12.2013, №1400) белән расланган укыту программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру Тәртибенең 5 нче пункты нигезендә, рус теле һәм математика предметларыннан мәҗбүри имтихан тапшырыла. Башка предметлар буенча сайлап алына торган имтиханны укучылар үз теләкләре белән тапшыралар.

Кәгазь эше

Укытучыларның уртак борчу-сораулары кәгазь эшенең күп булуы, эш программаларына карата таләпләрнең даими үзгәреп торуы белән бәйле. Казаннан Зилә Әфтәхова, Мөслимнән Рамилә Дәүләтова, Нурлаттан Хәлим Алимов, Түбән Камадан Искәндәр Нәбиуллинның шул хактагы сорауларына без министрлыктан: «Педагогик хезмәткәрләрнең, җитәкчеләрнең хисап бирү, эш кәгазьләре белән бәйле өстәмә эшләрен киметү – көн кадагында торган мәсьәлә. Мәктәпләрдә кәгазь эшләрен киметү максатыннан, канцелярия эшләрен алып баруда министрлык тарафыннан тәкъдимнәр төзелде һәм барлык районнарга җибәрелде», – дигән җавап алдык. Кагыйдә буларак, мәктәпләргә, төрле мәсьәләләр буенча хисап сорап, нигездә җирле мәгариф идарәләре мөрәҗәгать итә. Мәгариф бүлекләренә, мәктәпләрнең рәсми сайтына кереп, андагы мәгълүматларны мөмкин кадәр мөстәкыйль рәвештә кулланырга киңәш ителгән.

Шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министр­лыгы эш программалары структура­сына үзгәрешләр кертте. Мәсәлән, программада укытучы искә алырга тиеш булган 8 пункт­ның нибары өчесе генә: планлаштырылган нәтиҗә, аның эчтәлеге, һәр теманы үзләштерергә бирелгән вакытны күрсәткән тематик план гамәлдә калдырылды.

Хезмәт хакы

Әлмәттән Артур Әһлиуллин: «Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә хезмәт хакын түләгәндә, рәсми инфляция ни өчен исәпкә алынмый икән?» – дигән сорау юллады.

Әлеге сорауга министрлыктан: «Гомуми белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы күрсәткеченең расланган динамикасы нигезендә ел саен арттырыла», – дигән җавап алынды. Шул исәптән, республиканың 2016 елгы бюджетында бюджет оешмалары хезмәткәрләренә 2016 елның 1 нче октябреннән хезмәт хакларын 7% ка арттыру каралган.

Педагогларны авыл мәктәбе укытучы­ларына түләнә торган өстәмә акча да кызыксындыра: «Авыл мәктәбендә кайбер сыйныфларда 2–3 бала белем ала, шәһәрнекендә кайвакыт укучыларның саны 30 га җитә. Ни өчен, авыл укытучыларына өстәмә акча түләнгәндә, әлеге саннар исәпкә алынмый икән?» – дип со­рый Ютазыдан Миләүшә Куштанова.

Җавап мондый: «Авылда эшләүче укытучыларга өстәмә түләү компенсация буларак каралган. Аның төп максаты – яшь белгечләрне авыл җирлегендә эшләргә җәлеп итү. Ләкин нигездә укытучыларның хезмәт хаклары сыйныфтагы бала санына бәйле».

Нурлаттан Хәлим Алимовтан, Түбән Ка­мадан Миләүшә Галиевадан имтихан, олимпиадаларны оештыруда катнашкан укы­тучыларга аерым түләү каралырга тиеш­леге турында да сорау-тәкъдимнәр килде.

Имтиханнарны оештыру өчен, Төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәге (РЦОИ) тарафыннан үз расписаниесе һәм хезмәт хак­ларын түләү буенча нигезләмәсе бул­ган аерым бүлек оештырыла. Бирегә укы­тучылар предмет комиссияләре экспертлары, дәүләт аттестациясе комиссия­се әгъзалары, материалларны эшкәртүче белгечләр буларак эшкә җәлеп ителә. Йомгаклау аттестациясен оештыруда һәм уздыруда катнашкан башка затлар өчен уртача хезмәт хакын саклап калу һәм локаль норматив актларда каралган башка компенсацияләр түләнергә тиеш.

Эшче һөнәрләренә өйрәтү

«Мәктәп остаханәләренә, хезмәт дәресләренә игътибарны арттырып, балаларны төрле эшче һөнәрләренә өйрәтү юнәлешендә эшләр башкарылсын, техник түгәрәкләр күбрәк булсын иде», – дигән теләк белдерә Казаннан Гарифулла Ялаев.

Республикабызда соңгы биш ел эчен­дә техник иҗатның яңа төрләрен үз­ләш­те­рергә мөмкинлек бирә торган мат­ди-техник база булдырылган: 3D мо­­дельләштерү, прототиплаштыру белән шө­гыльләнү, цифрлы программалар белән идарә ителә торган ЧПУ агач һәм тимер кыру станокларында эшләү өчен шартлар тудырылган. Барлык район үзәкләрендә дә «Робототехника» берләшмәләре ачылган.

Татарстанда 158 өстәмә белем бирү оешмасында 198153 бала шөгыльләнә, әлеге оешмаларда төрле юнәлештәге 130 мең программа гамәлгә куела.

Республикада 5 ел эчендә 7,5 мең кешегә хезмәт күрсәтә торган 381 берләшмә ачылган. Һөнәри юнәлештәге «Авиация иле»нең 8 база мәйданчыгы булдырылган, «Дәресләрдән соң мәктәп» проекты кысаларында фәнни-техник иҗат берләшмәләрен оештыруда 139 мәктәпкә ярдәм күрсәтелгән, 58 фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы ачылган.

Грантлар

«Безнең яңа укытучы» грантын яшь укытучы 3 ел дәвамында гына ота ала, аннан соң грантлар югары квалификация категорияле укытучыларга гына каралган. Өч ел эчендә югары категориягә ирешеп булмый. Чит илгә стажировкаларга килгәндә, алар инглиз теле укытучылары өчен генә түгел, төгәл фәннәр һәм табигать фәннәре укытучылары өчен дә кирәк», – дигән фикер белдерә Бөгелмәдән Алмаз Әхмәдуллин.

Министрлык белгечләре җавап биргәнчә, ел саен үткәрелә торган «Ел укытучысы» конкурсы кысаларында «Яшь укытучы» номинациясе дә каралган. Шулай ук яшь укытучыларның һөнәри конкурсларда катнашу мөмкинлеге бар. 2016 елда чит илләргә стажировка WorldSkills стандартлары буенча чемпионатка әзерлек буларак оештырыла. Чит илгә башка төр стажировкалар каралмаган.

P.S.Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре!
Сорауларыгызны даими рәвештә «Мәгариф» журналы сайтының «ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховка сорау бир» формасына язып җибәрә аласыз.

Эльза Нәбиуллина әзерләде.

Добавить комментарий