Энгель Фәттахов: “Яхшы укытучыны сатып алып булмый”

Инде хәбәр иткәнебезчә, 30 март көнне “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән “туры элемтә” уздырды. Бер сәгать дәвамында укучыларыбыз министрга нинди сораулар юллады һәм аларга нинди җаваплар алды соң?

министр

“Туры элемтә” вакытында телефоннан шалтыратулар һәм редакциягә алдан ук килгән сораулар алып баручылар тарафыннан министрга чиратлаштырып ирештерелде.

Арча районы Яңа Кенәр Балалар иҗат йорты укытучысы, республиканың “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов:

* Хөрмәтле Энгель Навапович, үземнең соравымны кереш сүз белән башлап җибәрәсем килә. Билгеле булганча, совет укыту системасыннан аермалы буларак, бүгенге Россия мәгариф системасында космос темасы төшеп калды, өйрәнелми, ул махсус юк ителде, дип әйтсәк тә, дөрес булыр. Безнең балалар Циолковский, Королёв, Терешкова кебек күренекле шәхесләрнең исемнәрен һәм аларның эшләрен белми, хәтта Юрий Гагаринны да белмәгән очраклар ешайды.

Быел Юрий Гагаринның, кешелек тарихында беренче тапкыр буларак, космоска очуына 55 ел тула. Тик Россия дәүләте тарафыннан тиешле югарылыкта зур чаралар уздыру күздә тотылмый. Әмма Татарстан яңарышка омтылуын күрсәтә: Сезнең әмерегезгә нигезләнеп, Татарстан Республикасынын барлык мәктәпләрендә 12 апрель бәйрәме тантаналы рәвештә, «Гагарин көне» буларак уздырылачак, укытучылар һәм укучылар «Юрий Гагарин белән 108 минут бергә!» исемле акциягә бик нык әзерләнәләр, ата-аналар да дулкынланып көтә бу бәйрәмне! Бик матур күренеш, бөтен Россия халкына үрнәк: үзебезнең, илебезнең кешелек цивилизациясенә үсеш юнәлеше итеп Җиһанны күрсәтеп, беренче кешенең Җиһанга чыгу көнен, беренче җиһангирларның керткән батырлыгын олылау зур ышаныч тудыра. Бу – халыкта, дәүләттә, жәмгыятьтә, һичшиксез, үзенең дәвамын ала торган башлангыч, чын батырлык. Сезгә, Энгель Нәвапович, бик зур Рәхмәт! Шул исәптән Сезгә берничә сорау:

Шушы юнәлешне дәвам итеп, Мәгариф һәм фән министрлыгында тагын нинди эшләр күз алдында тотыла?

Астрономия дәресләре дөньяга фәнни карашнын, күзаллаунын нигезе буларак, мәктәпкә кайчан кайтарылыр?”

Энгель Фәттахов (Э.Ф.):

– Хәлил әфәнде белән без тыгыз элемтәдә эшлибез. “Гагарин белән 108 минут” проекты да аныкы. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә астрономия фәне укытылмауны күпмедер югалту дип саныйбыз. Ләкин бу мәсьәлә безнең мәнфәгатьләрдә генә түгел. Үз эшебезне федераль стандартлар нигезендә алып барабыз. Бүгенге укыту программаларында астрономия физика фәне кысаларында укучыларыбызга күпмедер җиткерелә. Ягъни укучыларның бу өлкәдә күзаллавы бар, дигән сүз. Алай гына да түгел, дәрестән тыш чараларда да бу юнәлештә эш алып барыла. Казанның 35 нче мәктәбендә космонавтика, астрономия буенча база мәктәбе оештырылды.

DSC_0622 САЙТ

Казаннан Руфия Кәримова:

* Мин игезәк ике ул үстерәм. 2014 елда без балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли идек. 2015 елда ташламалар бетерелде. Моның сәбәбе нидә икән?

Э.Ф.:

– Бу – муниципаль җирлекләр мәнфәгатенә керүче сорау. Федераль законнар буенча да, Татарстан кануннары нигезендә дә, игезәк балаларга ташламалар каралмаган. Күпбалалы гаиләләр генә ташламага ия. Казан шәһәре үз әмере белән түләп килгән ташлама бу. Бәлки, соңгы вакытта финанс кыенлыклар тууга бәйле рәвештә туктатылгандыр.

Рәмилә Дәүләтова, мәгариф ветераны:

* Кайбер ата-аналардан, балаларының киләчәге турында сорасаң: “Укытучылыкка булса да барыр әле”, — диюләре җанга тия. Һәркемгә дөньяга күз ачучы укытучыга карата да, бу изге һөнәрне бирүче уку йортларына да түбән һәм урынсыз бәя дип кабул итәм мин моны. Чыннан да, бәлки педвузларга килүче укучыларның мәктәптә үк оештыру сәләтен, укытучыларга кагылышлы сыйфатларын ачыклаучы критерийлар булдырырга кирәктер. Сез ничек уйлыйсыз?

Э.Ф.:

– Безне дә борчыган төп сорауларның берсе бу. Без иң әйбәт укытучылар әзерләргә, мәктәпләребездә дә иң яхшы мөгаллимнәр эшләргә тиеш. Бу гади мәсьәлә түгел. Чөнки бүген гомуми белем бирү мәктәпләрендә 36 мең укытучы белем бирә. Яхшы белгечләр әзерләү генә түгел, булган укытучылар белән эшләү дә бик мөһим. Укытучы кадрларын әзерләү, аларның эшен стимуллаштыру – төп эш юнәлешләребезнең берсе. Минемчә, соңгы елларда укытучының дәрәҗәсе күтәрелә башлады. Моны саннар белән дә расларга мөмкин. Бүген укытучыларның уртача хезмәт хакы 29 мең сумны тәшкил итә. Минемчә, бу начар күрсәткеч түгел. Министрлыкта “Татарстан укытучысы” дигән исемне югары дәрәҗәгә күтәрүне бурыч итеп куябыз. Хәзерге вакытта һәр өлкәдә кеше капиталы өчен сугыш бара. Чималны да, техниканы да сатып алып була, технологияләрне дә өйрәнеп кайтабыз, ә менә белгечне акчага алып булмый.

Узган ел беренче мәртәбә педагогик вузларга максатчан кабул итү уздырдык. Безнең максат – һәр районда укытучы булырга теләгән балаларны табу. Бу эшне райондагы мәктәп директорлары, бүлек җитәкчеләренә йөкләдек. Быел андый балалар республика буенча 800гә якын җыелды.

Махсус төзелгән комиссия вәкилләре алар белән кара-каршы утырып сөйләште. Шул рәвешле, 800дән 400 баланы сайлап алдык. БДИ нәтиҗәләре буенча алар арасынннан 200е педагогик югары уку йортларында белем алачак. Һәр балага 4 ел дәвамында ай саен 15 мең сум стипендия түләп барачакбыз. Бу ни өчен кирәк? Балалар укып бетергәч, барысы да шул ук мәктәпкә кайтырга теләмәскә дә мөмкин. Кайтмаган очракта, бу акчаны кире сорап алырга тиеш булабыз. Без исә бала үзе укыган мәктәпкә, туган авылына, әти-әнисе янына кайтыр, дип ышанабыз. Президенттан максатчан кабул итү буенча квотаны арттыруны да сорадык.

Начар укытучы мәктәпкә барып җитәргә тиеш түгел. Шул максаттан, быел педагогик югары уку йорты тәмамлаучылар арасында сертификация уздырырга планлаштырабыз. Моны бай тәҗрибәгә ия булган мәктәп директорлары, укытучылар белән берлектә башкарачакбыз. Сертификация чыгарылыш курс студентының мәктәптә эшләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын ачыкларга булышачак. Аны узу ирекле. Ләкин республикадагы база мәктәпләренә укытучылар сертификат белән килсен иде, дигән теләк бар. Мәгълүм булганча, яшь белгеч өчен “Безнең яңа укытучы” гранты бар. Әлеге грантны без беренче чиратта сертификация үткән белгечләргә бирәчәкбез. Шуның нигезендә өч ел дәвамында физика, математика, химия, информатика фәннәре укытучылары – 10ар мең, башка фән белгечләре 7,5 мең сум күләмендә өстәмә хезмәт хакы алалар. Бу чыгарылыш группа студентларын сертификат алырга кызыксындыру чарасы булып тора.

Мәктәпләрдә инде хезмәт куючы 36 мең укытучы белән шулай ук эшләргә кирәк. Без беренчеләрдән булып укытучылар арасында БДИ үткәрдек. Бу эшебез төрле бәхәсләр уятса да, мин аны кирәк дип саныйм. Миңа түгел, мәктәп директорларына. Алар үзләрендә нинди белгечләр эшләвен белергә тиеш. Әлеге башлангычыбыз Россия күләмендә яклау тапты. Без киләчәктә дә бу эшне алып барачакбыз. Укытучылар тапшырган БДИ нәтиҗәләре нигезендә, директор, районда бүлек җитәкчесе укытучылар белән эшләргә тиеш. Кемгәдер методик ярдәм җитеп бетмидер, икенче берәүгә үз фәне буенча белемен күтәрергә кирәктер, кайбер укытучыларны гомумән мәктәптә тота торган түгелдер, бәлки. Анысын да карарга кирәктер бит инде аның?!

Шундый сәләтле укытучылар да бар: җиде ел эчендә алар иң югары баскычка күтәреләләр – югары категорияле белгеч булалар. Шуннан соң мөгаллимнең стимулы беткән кебек тоела. Нәкъ менә шудый укытучылар өчен ике грант кертеп җибәрдек. “Укытучы-эксперт” һәм “Укытучы-остаз” дип атала алар. Грант отучыларга эш тә кушабыз. Экспертлар бөтен конкурсларда, ДЙА, БДИ уздырганда, олимпиадаларда катнашырга тиеш була. Ә остазларга яшь укытучыларны беркетәбез. 1нче категорияле мөгаллимнәр өчен исә “Укытучы-мастер” дигән грант булдырдык. Ягъни баскычлап-баскычлап, һәр укытучы үз өстендә эшләргә тиеш. Эшләгән кешене күпмедер күләмдә кызыксындыру җаен табарга тырышабыз.

Рәмилә апа әйткәнчә, укытучы булса да булыр әле, дигән фикердән китәргә вакыт. Узган ел педагогик белгечлек буенча укырга керүчеләрнең уртача БДИ баллы 73 балл булды. Бу түбән күрсәткеч түгел, минемчә.

DSC_0584 сайт

Яр Чаллы шәһәре 32нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Рәзилә Сәлахова:

* Мин 11 нче сыйныфта класс җитәкчесе. Минем сыйныф – физика-химия сыйныфы. Безнең Чаллыда физика укытучылары җитми. Тәҗрибәле укытучылар өйдә репетиторлык белән шөгыльләнә. Былтыр яшь укытучы белем биргән иде, быел тәҗрибәле мөгаллим укыта, ләкин ул башка мәктәптән килеп кенә йөри. Физика гына түгел, математика буенча да шул ук хәл. Пенсионерлар китеп бетсә, 1300 укучылы мәктәбебездә 1-2 укытучы гына калачак. Бу проблема ничек хәл ителә?

Э.Ф.:

– Дөрес күтәрелә бу мәсьәлә. Авыл мәктәпләрендә аеруча кискен тора ул. Республикада 1900 мәктәп бар. Кайбер урта мәктәпләрдә 30 бала укый. Физика, химия укытучылары тиешле йөкләмә җыя алмаганлыктан, мондый мәктәпләрдә вакыт уздырып йөрми дә. Шуңа күрә база мәктәпләре булдырдык та инде. Яхшы белгечләрне без эш урыны һәм югары хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тиеш. “Яңа укытучы” гранты үз эшен эшләде. Узган ел беренче тапкыр 35тән яшьрәк булган укытучылар саны 25 проценттан артты. Физика укытучыларын әзерләү буенча аерым шөгыльләнәбез. Татарстан сәнәгать төбәге булганлыктан, моны эшләү аеруча мөһим.

Резидә Мөстәкыймова Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы:

* Федераль дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, 5нче сыйныфтан икенче чит тел укытыла башларга тиеш. Кадрлар мәсьәләсе кызыксындыра: чит телләр факультетын тәмамлаган (ике чит телле) укытучылар җитәрлекме? Җитәрлек булмаган очракта, яңа кадрлар ничек әзерләнәчәк? Икенче чит телне ата-аналар сайлыймы, әллә мәктәпләр үзләреме?

– Бу мәсьәлә турында без президент дәрәҗәсендә сөйләштек. Балаларыбызга һичьюгы бер чит тел өйрәтик әле?! Мәктәпне тәмамлаганда ике дәүләт телебезне белгән һәм инглиз телендә аралаша алган балалар тәрбияли алсак, бик яхшы булыр иде. Җиргә төшеп карасак, тагын бер чит тел кертүне бик үк дөрес дип исәпләмибез. Шулай да, әкренләп бу эш башланды. Әйтик, республиканың 6 мәктәбендә бүген кытай телен өйрәнәләр. Узган уку елында республиканың 23 мәктәбендә 3 меңнән артык укучы ике һәм аннан да күбрәк чит тел өйрәнде. Кайсы чит телне сайлауда укучылар һәм әти-әниләрнең фикере дә исәпкә алыначак.

DSC_0630 сайт

Рәшидә ханым Җиһаншина Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбе укытучысы:

* Җырчылар, алдынгы хезмәт кешеләре юбилейлары уңаеннан аларга “алтын барс”лар, хөкүмәтебезнең югары бүләкләре бирелә. Ә менә мөгаллимнәрнең күпләре лаеклы ялга гади генә бүләк тә ала алмыйча китеп баралар. Мондый “алтын барс”ларны укытучылар өчен дә булдырасы иде!

Э.Ф.:

– Укытучылар өчен “алтын барс”тан хикмәтлерәк, дәрәҗәлерәк бүләкләребез күп. Мәсәлән, “Халык укытучысы” дигән исемне ел саен иң лаеклы мөгаллимнәргә Укытучылар көнендә тапшырачакбыз. Күкрәк билгесе, мактау грамотасы, рәхмәт хаты дигән бүләкләребез дә бар. Элек аларны бирүгә квота саклана иде. Хәзер без аны бетердек. Укытучының хезмәте бар икән, ни өчен әле квота җитмәгәнгә генә, без аны тиешле дәрәҗәдә бәяләмәскә тиеш ди?! Әле районда эшләгәндә үк мәдәният хезмәткәрләре атказанган исемен укытучыларга караганда күбрәк ала, дип үртәлә идем. Монда килгәч, бу сәясәтне күпмедер үзгәртәсем килә.

Ләйсән Әхмәтҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

* Мәгариф системасында грантлар укытучыларга мөһим бер стимул булып тора. Бу юнәлештә мәгариф министрлыгы зур эшчәнлек алып бара. Югары квалификация категорияле укытучылар өчен ике яңа грант булдырылды. Шушы көннәрдә, 1нче категорияле укытучыларны да сөендереп, «Учитель-мастер» исемендәге грант турында хәбәр килде. Грант 400 укытучыга каралган, ләкин бит бу төр категориядәге педагоглар зур күпчелекне тәшкил итә. Шул сәбәпле аларны бер түгел, ә берничә итү мөмкинчелеге табылмасмы икән?

Э.Ф.:

– Безнең әле бу беренче генә ел. Әлеге грант дәвамлы проект булачак. Бу грантны бирәбез икән, һәр укытучыга эш тә кушабыз. Ул эшен яхшы башкарса, киләсе елга күчерәбез. Кем эшен ахыргача башкара алмаган, алар инде төшеп калачак. Бүген нигездә беренче категорияле укытучылар – “эш атлары”. Алар зур күпчелекне дә тәшкил итә. Югары квалификацияле укытучылар өчен ике баскыч эшләдек бит. Быелгы нәтиҗәләргә карап, 1нче категорияле укытучыларга кагылышлы грантлар санын арттыру-арттырмауны хәл итәрбез.

DSC_0590 удачно обр

Баулы районы Поповка урта мәктәбеннән Римма Габсабирова:

* Предмет олимпиадаларының шәһәр һәм район турлары тәмам. Республика турлары башлана. Татар теленнән олимпиада өч төргә бүленә: татар мәктәпләре, татар төркемнәре һәм рус төркемнәре өчен. Соравым шул: татар теленнән олимпиадада рус төркемнәрен ни өчен икегә бүлмиләр? Чиста рус балаларын бер төркем, башка милләт балаларын икенче төрекм итсәләр, нәтиҗәләр дөресрәк булыр иде. Исем-фамилиясе татар булган бала таныклык буенча мари яки чуаш милләтеннән дип язылган. Ничек башка милләттән булсын инде?! 2015 елда рус төркемнәре өчен узган олимпиада беркетмәсенә күз салсак, анда татар фамилияле балалар җиңүчеләр. Дөреслек кайда? Ел саен шул ук хәл. Минем соравым игътибарсыз калмас дип уйлыйм.

Э.Ф.:

– Аңладым. Кайткач бу мәсьәләнең төбенә төшәрмен. Ышандырып әйтәм: киләсе елларда үзгәреш булачак.

Теләчедән Илгиз Галиуллин, пенсионер:

* Элек Казанда турбаза бар иде. Укучыларны төрле шәһәрләргә йөртәләр иде. Хәзер бу юнәлештә эш алып барыламы?

– Дөрестән дә, бүген турбаза юк. Аның бинасын төзекләндердек. Туризм буенча комитет белән берлектә, мәктәп туризмын үстерү буенча эш планын да булдырдык. Турбаза булмаса да, бу өлкәдә шактый эш алып барыла. Мәсәлән, узган ел Болгарда – 45 мең, ә Свияжскида 22 мең бала булган. Республикада туризм юнәлешендә эшләүче 8 оешма исәпләнә. Моннан тыш туризм-туган якны өйрәнү түгәрәкләрендә 15 меңнән артык бала шөгыльләнә. Алар чит төбәкләргә дә турпоходларга чыгалар. Татарстан буенча да балалар өчен туристик маршрутлар билгеләнгән.

DSC_0647 сайт

Аксубай районы Иске Ибрай мәктәбеннән Нурфия Нуруллина:

* Минзәлә педагогия училищесына укырга кергәндә минем хезмәт кенәгәм бар иде. Кенәгәгә уку еллары язылган. Әлеге еллар ташламалы стажга кертеләме?

– Дәүләт аккредитациясе булган уку йортында белем алган еллар стажга кертелә.

Илмир Гәрәев, Казан шәһәренең 2нче гимназиясе укытучысы:

* Социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы 35 яше тулмаган укытучыларга 10 процент ташлама ясала, дип ишеткәнем бар иде. Баласы тугач, тагын 200 мең сум күчерелә, дип беләм. Чыннан да шулаймы – укытучылар бу ярдәмнең икесеннән дә файдалана алмыймы?

– Соңаргансыз шул, бу программа 2015 елда бетте. Ә менә 200 мең сумны алырга мөмкинлегегез бар әле.

* Редакциядән сорау: бүген кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында күп сөйләшәбез. Үзегезнең район башлыгы булып торган чорыгызда, Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясенә кадрларны ничек итеп җәлеп итүегез турында да искә төшерегез әле.

– Актаныш гуманитар гимназиясе белән горурланабыз. Ни өчен мондый уку йортын нәкъ менә Актанышта булдырдыкмы? Гореф-гадәтләр сакланган, аралашу саф татар телендә булган төбәк бу. Киләчәктә дә туган телебездә иҗат итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез булырга тиеш. Аларны Актаныш кебек район да бирмәсә, тагын кайда үстереп була?! Әлеге гимназиянең дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Берничә ел элек республика олимпиадаларында районнан 8-9 призер булса, без аны зур җиңүгә саный идек. Хәзер исә Россия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган яки призер булган укучылар бер гимназиядән генә дә – 21!

DSC_0643 сайт

Рәзинә Галиакбәрова:

* Энгель Нәвап улының баянда уйнаганын беләбез. Баянны еш кулыгызга аласызмы? Тагын нинди уен коралларында уйный беләсез?

– Баянда уйнарга үзлегемнән өйрәндем. Гармун, баян – минем дуслар. Эч пошканда яки туганнар җыелганда татар көйләрен сузып утырабыз.

Миләүшә Хафизова, Әтнә районы:

* “Мәгариф” журналын башыннан ахырына кадәр укып барам. Рубрикалары, күтәрелгән темалары да бик күп төрле. Бер хата юк анда! Монысы да бик мөһим. Димәк, редакциядә белемле, мәгариф системасын бик яхшы аңлаган кешеләр эшли. Журнал гына чыгарып калмыйлар, аларның электрон вариантлары да бар, күптөрле конкурслар да үткәрәләр, редакция оештырган “түгәрәк өстәл”ләрдә дә катнашкан бар. “Авыл укытучысы” дигән конкурслары турында бәлки ишеткәнсездер. Шул уңайдан бер тәкъдимем бар иде. Әлеге бәйгегә нәтиҗә ясауда Мәгариф министрлыгы да катнашсын иде. Укытучы хезмәтен бәяләгән вакытта “Ел укытучысы” белән беррәттән, бу бәйгедә җиңүчеләренең исемнәре дә шунда яңгырасын иде.

– Тәкъдим кабул ителә. Дөрес әйтәсез, әйбәт тәкъдим.

P.S.: Югарыда инде искәртелгәнчә, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка “туры элемтә”гә 50 ләп сорау килде. Җавап биреп өлгермәгән сорауларны Энгель Нәвап улы үзе белән алып китте һәм якын арада аларның барысына да җаваплар әзерләп бирәчәкләрен вәгъдә итте. Сайтыбызда, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларыбызның алдагы саннарында бу җавапларга күзәтүне урнаштырачакбыз.

Добавить комментарий