28 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Насыйри укулары
Бүген Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә, «Насыйри укулары – Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында, «Милләтнең йөзе – мәгърифәттә, иҗатта, фәндә» дип аталган симпозиум булып узды. Бу чара күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы алдыннан оештырылды.
-
Мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең 165 еллыгы уңаеннан «Фәхреддинов укулары»
Әлеге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция быел 10 нчы тапкыр үтәчәк. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе тарафыннан оештырыла торган Фәхреддинов укуларының чираттагысы «Җәмгыятьне агартуда һәм тәрбияләүдә дин әһелләре роле» дигән темага узачак.
-
Балачак иминлеге сагында
27 ноябрь көнне Казанда «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантаналы чара республиканың Милли китапханәсе бинасында узды.