5 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Цифрлы көзге
Иннополис университетының чыгарылыш студентлары «Газпром» кадрлар форумы өчен «цифрлы көзге» эшләгән.
-
Татарстан җыелма командасы физика буенча халыкара олимпиадада өч медаль яулады
Татарстанның яшь физиклары Мәскәүдә узган абруйлы Эксперименталь физика буенча халыкара олимпиадада (IEPHO) республика данын лаеклы яклады.
-
Сүздән халыкның мәдәни кодына
Без һөнәри бәйгеләрнең методик хәзинәсен укучыларга тәкъдим итүне дәвам итәбез. Бүгенге язмада – Бөтенроссия күләмендә узган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә туган телгә өйрәтүче тәрбиячеләр арасында 3 нче урынны яулаган, Татарстан данын лаеклы яклаган Казан 358 нче балалар бакчасының туган татар теле тәрбиячесе Алсу Мәсхүт кызы Галиева методик остаханәсе. Бу – зур хезмәт, талант һәм туган телгә чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе. Бөтенроссия сәхнәсендә республикабызның туган тел укыту тәҗрибәсен күрсәтү, иң көчле педагоглар белән көч сынашу һәм җиңү яулау – Татарстан мәгариф системасының, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең лаеклы бәясе. Алсу Мәсхүт кызының бай тәҗрибәсе, балаларга мәдәни кодны җиткерү серләре белән танышырга чакырабыз.
-
Татарстан алдынгылар рәтендә
Татарстан мәгариф системасы быел Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгеләрендә аеруча зур уңышларга иреште. Федераль дәрәҗәдә узган конкурсларда җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларны шәхсән котлау өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алар белән очрашты.
-
Иң яхшы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне укытучысы билгеле
Казанның 171 нче урта мәктәбе укытучысы Эмиль Фәйзуллин «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика бәйгесенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне буенча җиңүчесе булды.
-
Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада катнаша
Казанның 131 нче лицеенда белем алучы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Рәйхан әл-Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы составында катнашачак. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.




