Эш эзләүче казанлылар игътибарына: ноябрьдә вакансияләр ярминкәсе узачак
Эш эзләүче казанлылар ноябрьдә вакансияләр ярминкәләренә килә алачак. Бушлай чаралар Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында узачак дип хәбәр итә ТРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрне 20 ноябрьдә Ибраһимов проспекты, 41 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Белгечләр өстәмә сорауларны cznkazan.aviansav@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул итәләр һәм +7(843)560-88-98 телефоны буенча консультация үтәргә мөмкин.
Вакансияләр ярминкәсе шулай ук 26 ноябрьдә Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында да үтәчәк. Шәһәр халкын Рихард Зорге ур., 102 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Электрон почтага cznkazan.sovet@tatar.ru хат җибәреп, сораулар бирергә мөмкин. Моннан тыш, өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белеп була.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар