Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУга 220 ел: юбилей программасы

Казан федераль университетында югары уку йортының 220 еллыгына багышланган юбилей тантаналары узачак.

Юбилей бәйрәмнәре кысаларында  уку йортында күпсанлы кунаклар, шул исәптән чит ил партнерлары килүе көтелә.  Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итү һәм әзерләү буенча оештыру комитетын җитәкләүче Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский котларга киләчәк.
21 ноябрь көнне Идел буе федераль округы югары уку йортлары ректорлары советы утырышы бәйрәмгә багышланган чараларга старт бирәчәк.
22 ноябрьдә төп бина ишегалдында Казан университетына нигез салучы император Александр I бюстын ачу тантанасы узачак.
Шул ук көнне КФУның Император залында Казан федераль университетының Гыйльми советының киңәйтелгән тантаналы утырышы үтәчәк. Биредә  вуз вәкилләренә ТР Дәүләт бүләкләре,  РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ведомство бүләкләре тапшырылачак. Ә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында университетының 220 еллыгына багышланган җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы узачак. Бәйрәм көне «Татнефть Арена» боз спорт сараенда Казан университетына нигез салынуга 220 ел тулуга багышланган концерт программасы белән төгәлләнәчәк.
23 ноябрьдә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре һәм ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылачак, шулай ук «УНИКС»КФУ КСКда университет коллективы өчен бәйрәм концерты узачак.

Фото: Инна Басырова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ