Логотип Магариф уку
Цитата:

Ноябрьдә заманча мәдәният фестивале Jadid Fest узачак

23–24 ноябрьдә Милли китапханә бинасында заманча татар мәдәнияте фестивале – Jadid Fest үтәчәк.

Аның быелгы темасы – буыннар. Заманча татар мәдәнияте никадәр дәрәҗәдә элеккеге буыннар тәҗрибәсенә нигезләнгән? Бу сорауга җавапны театр, музыка, сәнгать, күргәзмә, китаплар ярдәмендә табып булачак.

Фестивальдә нинди чаралар көтелә?
 
  – Jadid Fest җанлы күргәзмәсе. Катнашучылар гаилә мираслары, әби-бабалардан калган ядкярләр белән таныштыра алачак. Катнашыр өчен 20 ноябрьгә кадәр гариза калдырырга кирәк.
  – 24 ноябрьдә 13:00–17:00 сәгатьтә Күргәзмә залында төрле лекторийлар. План белән TATFORUMның телеграм-каналында танышырга мөмкин.
 
 –  24 ноябрьдә Милли музыка оркестры концерты.
 
  – Комикслар лабораториясендә иҗат иткән җыентыкны тәкъдим итү.

Керү бушлай. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ