Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 елда Россиядә реаль хезмәт хакы үсеше 7,7 процент тәшкил иткән

Икътисади үсеш министры Максим Решетников бу саннарны раслады.

2023 елда Россиядә реаль хезмәт хакы үсеше 7,7 процент тәшкил иткән. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«Хезмәт хакларының реаль үсеше 7,7 процент тәшкил итте. Бу начар түгел, әмма инфляция процессын күздә тотып, берсен икенчесе белән чагыштырырга кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Икътисади үсеш министры Максим Решетников бу саннарны раслады.

«2023 елның өч кварталында алар 4,4 процентка арткан. Шул ук вакытта 10 айда хезмәт хаклары реаль рәвештә, сез билгеләп үткәнчә, 7,7 процентка арткан. Әгәр номиналда карасак, анда 13 проценттан артык <...> Керем үсешенә шулай ук халыкка социаль ярдәм күрсәтүдәге комплекслы чаралар өлеш кертте. Алар бюджет кереме һәм бюджет чыгымы үсеше хисабына финанслана. Һәм эшкуарлык эшчәнлегеннән кергән керемнәр дә зур өлеш кертте», – дип хәбәр итте Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ