Логотип Магариф уку
Цитата:

Язмыш бәхет юраган

Авыл урамы буйлап, сәгать җиде тулыр-тулмас, вак-вак адымнары белән җил-җил атлап, зифа гәүдәле бер ханым эшкә ашыга.

Ә үзе күңеле белән күптән мәктәптә, яраткан укучылары янында инде. Алар өйгә кайткач та истән чыкмыйлар, шулар турында уйлап шатланып һәм борчылып йөри ул. Менә ул, кояштай балкып, класска килеп керер дә “Исәнмесез! Хәерле иртә, укучылар!” дип, һәр көндәгечә елмаеп исәнләшер һәм, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, баштанаяк эшкә чумар. Аның өчен бала белән үткәргән һәр минуты кадерле – вакыт файдасызга уза күрмәсен. Аларның бит бергәләп күпме яңалык беләсе, “ачышлар” ясыйсы бар. Һәр баланың күңеленә ачкыч табып, яратып башкара үз эшен башлангыч класслар укытучысы Ләйлә Вәли кызы Нурлыева. Аны бүтән һөнәр иясе итеп күзалдына да китереп булмый. Балалар белән эшләү өчен кирәк булган барлык сыйфатларны үзенә туплаган ул. Сабыр һәм киң күңелле, таләпчән, бик тырыш һәм төгәл кеше буларак, ул укучыларында да шул сыйфатларны тәрбияләргә омтыла. Моңлы тавышы белән җырлап, кирәк икән гармунда да уйнап җибәрә. Җиңел гәүдәсе белән биеп китсә, яшь кызлар көнләшеп кала үзеннән. Классындагы укучылары да, үзенә охшап, дүртенче классны бетергәнче җыр-биюгә остарып бетәләр аның. Авылның бер генә концерт-спектакле дә Ләйлә ападан башка үтми. Оста башкарган рольләре өчен күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән ул. Иҗат иткән шигырьләреннән “Хыялым канатында” китапчыгын бастырып чыгарды. Бәйрәм-кичәләрне дә үзе иҗат иткән сценарийлар буенча гына үткәрә Ләйлә апа. Аның һәр дәресе дә – балалар өчен кечкенә генә бер бәйрәм. Иҗади үсеш технологиясенә корып үткәрелгән дәресләрдә балалар яңаны ачу шатлыгы кичерәләр, үзләрен иркен итеп тотып эшләргә, фикерләшә белергә, үз эшчәнлекләрен дөрес итеп оештырырга өйрәнәләр. Аларның тырыш хезмәтләренең нәтиҗәләре конкурс-бәйгеләрдә, олимпиадаларда чагыла – Ләйлә апаның укучылары һәрвакыт призлы урыннарны яулап торалар. Ата-ана белән кулга-кул тотынып эшләгән укытучының гына эше алга барганын Ләйлә апа һәрвакыт искәртеп тора. Һәр баланың гаилә хәлен күзалдында тотып эш итә белү, еллар дәверендә җыйган тәҗрибә генә түгел, ә табигатьтән бирелгән сәләттер ул аңа. Үз фикерен оста итеп әйтә белү, уртак тел таба алу ата-аналар белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруга нигез сала. Баланы тәрбияләү гаиләдән башланганын истә тотып, Ләйлә апа “Ата тәрбиясе” программасын төзеде һәм шуның нигезендә эш алып бара. Ул “Мәгариф” журналының 2014 ел  №2 санында да басылып чыкты.

 Ләйлә апаның аралашу сәләте безне дә магнит сыман үзенә тарта. Үзенең җор теле, үткен зиһене белән ул һәрвакыт оста әңгәмәдәшче. Ул гел сине игътибар белән тыңлар, бер дә авырсынмыйча кайгы-хәсрәтеңне уртаклашыр, авыр вакытларда үзенең акыллы киңәшләрен бирер. Безнең шатлык һәрвакыт аның да шатлыгы булыр. Ул бервакытта да кара көнләшү белән кешедән көнләшмәс, ярдәм кирәк булса кулыннан килгәннең барысын да эшләр. Ләйлә апа 15 ел башлангыч классларның куст методик берләшмә җитәкчесе булып торды. Безгә, яшьрәкләргә, ул һәрвакыт таләпчән дә булды. Кирәк урында дусларча итеп кисәтү дә ясый, “тәрбияләп” тә ала, ләкин башкалардан сүз тидертми. Күп укытучыларның остазы ул. Үзенең дә беренче остазы лаеклы ялдагы математика укытучысы Дәнифә апасын гел яратып үрнәк итеп сөйли.

Ләйлә Вәли кызы гомер йомгагын әкрен генә сүтеп, балалар бәхетенә куанып яши ул. 1960 елның ямьле май аенда дөньяга аваз салган нәни кызчыкка фәрештәләр бәхетле язмыш юраган, күрәсең. Үз бәхетен туган җирендә тырыш хезмәттә тапкан кешенең язмышы бүтәнчә була да алмый торгандыр ул.

 

 

Миләүшә Мулланур кызы ӘХМӘДУЛЛИНА,
Актаныш районы Богады төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ