«Апуш» студиясе Санкт-Петербургтан җиңүләр алып кайтты
30 ноябрь–3 декабрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында җиңү яулады, дип хәбәр итә Казан шәһәре башкарма комитеты аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Апуш» татар балалар театр студиясе күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итте һәм, балалар жюри әгъзалары фикеренчә, «Иң яхшы спектакль» исеменә лаек булды.
Шулай ук «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулады һәм музыкаль театр коллективлары арасында 63 командадан II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
Фото: театр студиясе матбугаты хезмәте
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тинчурин театрында Тинчурин турында спектакль
18–19 декабрь көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

– Театрыбыз Кәрим Тинчурин исемен йөртә икән, бездә аның турында спектакль репертуарда булырга тиеш. Яңа спектакль туган бала кебек: аны бик теләп көтәбез. Һәр әсәр белән яңа тамашачы, яңа эмоцияләр һәм яңа фикерләр дә килә, – дип билгеләп үтте К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Хыялга бер адым» пьесасын прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин тарафыннан Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасы актрисасы Заһидә Тинчурина истәлекләренә нигезләнеп, Тинчурин театры өчен махсус иҗат ителгән. Актриса истәлекләрен Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла туплап, «Җимерелгән бәхет» әсәрендә тасвирлаган.
Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов фикеренчә, куелышның үзенчәлеге түбәндәгедә:
– Постановка татар театрының чишмә башын тасвирлый. Моны Тинчурин актерлары Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театр сәхнәсендә күрсәтә. Спектакльнең үзенчәлеге дә шунда, – диде ул.
Фото: театр матбугаты хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар