Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы-2023» җиңүчеләре “Татмедиа”да

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясе кунаклар – быел 10 нчы тапкыр уздырылган “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчеләрен  кабул итте. Очрашуга Чистай районы Мөслим урта  мәктәбенең география һәм биология укыт...

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясе кунаклар – быел 10 нчы тапкыр уздырылган “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчеләрен  кабул итте. Очрашуга Чистай районы Мөслим урта  мәктәбенең география һәм биология укытучысы Ленар ХӘБИБУЛЛИН;  Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең физика һәм география  укытучысы Ильяс ГАБИДУЛЛИН; Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зиннур ХӨСӘЕНОВ; Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Тәлгать САБИРОВ; Тукай районы Комсомол урта мәктәбе директоры Айсылу Галиуллина,   Азнакай районы Чубар Абдул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фәтхетдинова; Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең биология укытучысы Ләйсән Гыймадиева; Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең математика укытучысы Эльвира Мирсалихова; Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең биология укыткчысы Фәния Хәйбуллиналар чакырулы иде.

Түгәрәк өстәл янында узган сөйләшү “Авыл укытучысының проблемалары”на багышланды. Башлыча мәктәптә балалар саны аз булу, тел проблемасы, татар теле дәресләре кыскару, күрше авылдан килеп уку сәбәпле, балаларның түгәрәкләргә йөри алмавы кебек күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. “Авыл укытучысы” бәйгесенең әһәмиятенә, кирәклегенә дә басым ясалды. Ике җиңүчебезнең конкурстан соң мәктәп директоры итеп билгеләнүе безне аеруча куандырды. Очрашу ахырында бергәләп «Мәгариф» журналы редакциясе укытучыларга багышлап  оештырган  “Укытучы - иң гали зат” дип аталган фотокүргәзмәсе белән таныштылар, фотосессия ясадылар һәм Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда булдылар.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ