Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» конкурсының II турына йомгак ясалды

«Мәгариф»  журналы  Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы –2023» конкурсының  II турына йомгак ясалды.Бәйгенең I турына  республи...

«Мәгариф»  журналы  Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы –2023» конкурсының  II турына йомгак ясалды.
Бәйгенең I турына  республикабызның төрле мәктәпләреннән 150 дән артык эш килгән иде.  Мөгаллимнәр һәр фәннәрдән дә үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырыштылар.  Быел  бигрәк тә Азнакай, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Питрәч,   Биектау,  Кукмара районнары укытучылары активлык күрсәтте.  Алардан тыш Чистай, Нурлат,  Әлмәт, Мөслим, Алабуга, Теләче, Апас,  Тукай, Бөгелмә, Балык Бистәсе,  Мамадыш  районнары мөгаллимнәре дә үз эшләре белән катнашты. Узган еллар белән чагыштырганда бәйгегә Баулы, Спас, Кама Тамагы районнары  укытучылары килеп кушылды.
II турга  30 мөгаллим узды: алар  Мамадыш, Әгерҗе, Буа, Арча, Тукай,  Чистай, Апас,  Азнакай,  Мөслим, Нурлат, Кама Тамагы, Питрәч, Теләче, Әтнә, Алабуга, Актаныш, Биектау районнарыннан. Шунысы куанычлы: «Авыл укытучысы»ның  быел уза торган 10 нчы юбилей конкурсында ир-ат укытучылар  күп. «Авыл тәрбиячеләре» арасында  барган бәйгедә исә Актаныш, Сарман, Балтач, Әгерҗе, Питрәч, Апас  районнарында эшләп килүче  белгечләр чираттагы турга узган иде. Һәм, ниһаять,  финалга чыккан укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең исемнәрен  игълан итәр вакыт җитте.
«Авыл укытучысы – 2023»  конкурсы финалына чыккан мөгаллимнәр

  1. Симакова Гөлнур (башлангыч сыйныф)  Әгерҗе

  2. Хәбибуллин Ленар (география) Чистай

  3. Габидуллин Ильяс (физика) Кама Тамагы

  4. Мирсалихова  Эльвира  (математика) Мөслим

  5. Сабиров Тәлгать (ОБЖ һәм физкультура) Биектау

  6. Фәтхетдинова Альбина (татар теле һәм әдәбияты) Азнакай

  7. Хөсәенов Зиннур (инглиз теле) Теләче

  8. Хәлилов Азат (технология) Биектау

  9. Сафиуллина Миләүшә  (математика) Арча

  10. Хәйбуллина Фәния (биология, химия ) Апас

  11. Гыймадиева Ләйсән (биология) Буа

  12. Галиуллина Айсылу (рус теле) Тукай


Тәрбиячеләр арасында.

  1. Гыймадиева Диләрә (Апас)

  2. Хәмидуллина Наталья (Әгерҗе )

  3. Зәйнуллина Гөлшат (Балтач)

  4. Солтанова Фәүзия (Балтач)

  5. Бакирова Фәнилә (Актаныш)

  6. Закирҗанова Лилия (Актаныш)


Конкурста катнашкан барлык  укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы турга үтүчеләргә уңышлар теләп калабыз.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ