Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын мөнбәр»дә төрки дөнья киносы һәм этник әкиятләр

4–8 сентябрь көннәрендә Казанда узачак XXII Халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале конкурс фильмнары белән генә түгел, ә бай эчтәлекле конкурссыз программалары белән дә игътибарны җәлеп итә.

Быелгы фестиваль кысаларындатамашачыларны төрле халыкларның мәдәни мирасына нигезләнгән фильмнар, заманча кино һәм милли риваятьләр белән таныштырачак үзенчәлекле әсәрләр көтә, дип хәбәр итте безгә «Татаркино» оешмасы.

Фестивальнең иң кызыклы проектларының берсе – «Этник кино. Үсеш нокталары» программасы. Ул Казан Кремле мәйданчыкларында һәм «Корстон» кинотеатрында узачак. Биш көн дәвамында тамашачылар Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат ителгән, халык әкиятләре һәм эпосларына нигезләнгән биш фильмны ачык һавада карый алачак.

Хакас халкы легендасына нигезләнеп төшерелгән «Мәрҗән муенса» фильмын да режиссер Юрий Курочка кешелекне экологик фаҗигадән соңгы дөньяга алып керә. Баш каһарман Мерейнең могҗизалы мәрҗән муенсасы җансыз планетаны яңадан терелтергә сәләтле булып чыга, ә ата-бабалар мирасы кызга өметен югалтмаска ярдәм итә.

Мари халкының фольклор хәзинәсенә мөрәҗәгать иткән Денис Шаблий «Мари әкиятләре» фильмында мәктәп укучыларын борынгы батырлар турындагы риваятьләр белән таныштыра. Әсәр яшь буынны үз халкының тарихын хөрмәт итәргә, дуслыкның һәм бердәмлекнең кадерен белергә өйрәтә.

Юлия Крылованың «Минем Төньягым» фильмы исә тамашачыны төньяк мифологиясе дөньясына алып керә. Шаман белән очрашудан соң инженер Викторның язмышы серле көчләр кулына күчә, ә аның тормышы өчен мифик затлар көрәшә башлый.

Башкортстан режиссеры Роман Пожидаев төшергән «Батырлар ташы» маҗаралы фильмы да милли риваятьләргә нигезләнгән. Серле артефакт эзләү, тылсымлы сынаулар, башкорт батыры белән очрашу һәм көтелмәгән вакыйгалар фильмны кызыклы маҗарага әйләндерә.

Бурят режиссеры Татьяна Мирошникның «Аждаһа күзяшьләре» фильмы да әкияти сюжет белән җәлеп итә. Ул яхшылык, батырлык һәм сынаулар аша үтү темаларын күтәрә, ә вакыйгалар үзәгендә – аждаһа серен ачарга мәҗбүр булган геройлар.

Фестивальнең конкурссыз программасында «Төрки дөнья» киносы да лаеклы урын алып тора. Биредә Казахстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Төркиядән килгән фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Башкорт кинематографистлары Айдар Акманов, Айсыуак Юмагулов, Виталий Дудка, Айнур Аскаров, Руслан Юлтаев һәм Айрат Абушахманов иҗат иткән «Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт» фильмы мәхәббәтнең төрле төсмерләрен ачып биргән сигез хикәяне берләштерә.

Үзбәк режиссеры Абдухалил Миньяровның «Минем мәхәллә» фильмы үзара ярдәмләшү, шәфкатьлелек һәм бердәмлек кебек мәңгелек кыйммәтләр турында сөйли.

Казахстан режиссеры Олжас Нурбайның «Кызым» фильмында гаилә мөнәсәбәтләре, ата белән балалар арасындагы җылы хисләр һәм гаилә серләре юмор аша ачыла.

Төрекмәнстаннан Максат Клычевның «Композитор» фильмы иҗат кешесенең күңел дөньясын, ана мәхәббәтенең көченә һәм югалту ачысын тирән итеп сурәтли.

Ә Төркия режиссеры Синан Сертелның «Элиза» фильмы исән калу өчен көрәш, мифология һәм дини мотивларны берләштергән психологик драма булып тора.

Фото: «Татаркино» оешмасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ