Балалар язмышы – өлкәннәр кулында
Казанда бишенче тапкыр республикакүләм «Туган тел фестивале» узды. Бирегә бөтен республикадан мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар җыелды.
«Туган тел фестивале»н ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы оештыра.
Практик юнәлешле педагогик чарада катнашып, тәрбиячеләр заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныша, үзара тәҗрибә уртаклаша, татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемаларны чишү юлларын эзли һәм туган тәкъдимнәр буенча фикер алыша. Көн дәвамында берничә слотка бүленеп уздырылган осталык дәресләрен уздыру өчен, спикерлар буларак Казан, Түбән Кама, Мөслим, Питрәч, Бөгелмә район һәм шәһәрләренең балалар бакчаларының алдынгы тәрбияче-укытучылары сайлап алынган. 50 эш арасыннан 5 спикерны сайлап алу җиңел булмады, ди оештыручылар. Бу фестивальнең әһәмияте, аңа ихтыяҗ зур булу турында да сөйли. Тыңлаучы буларак, бишенче фестивальдә 120 кеше катнашты. Теләк белдерүчеләр исә, бу саннардан 2–3 тапкыр күп икән.
Чараның тантаналы ачылышында катнашкан мәртәбәле кунаклар – ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Харисов та «Туган тел фестивале»нең әһәмиятен кат-кат ассызыклады.
«Бу – бик кирәкле һәм дөрес оештырылган фестиваль. Сез, катнашучылар, шулкадәр туган тел үсешенә җан биреп торасыз, фидакяр хезмәтегез белән һөнәрегезгә карата булган хөрмәтне исбатлыйсыз. Балаларны тәрбияләү, телебезне үстерү буенча зур эш башкаруыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Балалар язмышы – өлкәннәр кулында. Без нәрсә өйрәтсәк, алар шуны беләчәк», – диде Минзәлия Закирова.
Фестивальнең төп оештыручысы, «Бала-Сити» халыкара мәктәбенә һәм балалар бакчаларына нигез салучы Альбина Насыйрова катнашучыларны видеоэлемтә аша Дубайдан сәламләп: «Сездән еракта булсам да, күңелем, җаным белән мин сезнең арада. Бу гади генә конференция дә, бәйрәм дә түгел. Фестивалебез – инициатив, җан атып йөрүче, креатив тәрбияче-укытучыларның бергә күрешү, тәҗрибә уртаклашу чарасы. Фестивальдә алган яңа идеяләр, проектлар сезгә илһам өстәсен иде», – диде ул.
Фестивальдә катнашучыларның күзләрендә нур балкый иде. Максат та, аңа ирешү юллары да билгеле булганда эшләү тагын да рәхәт шул ул.
Автор: Динара Әхмәт
Фото: Алиса Черкасова
Комментарийлар