БДИны 99 меңгә якын чыгарылыш укучысы яңадан тапшырган
БДИны өстәмә тапшыру көннәрендә, имтиханны 99 меңгә якын чыгарылыш укучысы яңадан тапшырып, яхшы нәтиҗә күрсәткән, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Кабат тапшыру өчен еш сайланган фәннәр арасында җәмгыять белеме, информатика, рус теле, профильле математика һәм химия популярлык казанган. БДИ нәтиҗәсен яхшырту өчен өстәмә көннәрдә яңадан тапшыру мөмкинлеге Россиядә 2024 елдан гамәлгә кертелде.
Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, БДИны яңадан тапшыру нәтиҗәләре буенча бер яки берничә фәннән 100 балл җыйган эшләр саны 10 меңнән арткан. Иң күп югары нәтиҗәләр информатика (82), әдәбият (65), рус теле (58) һәм профильле математика (53) буенча теркәлгән.
Соңгы алты елда өч фәннән 180 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар саны 5 проценттан арткан. Ә минималь баллны җыя алмаучылар саны 4 процентка кимегән.
8 һәм 9 июльдә БДИны яңадан тапшыруда якынча 138 мең кеше катнашкан. Аларның 30 меңнән артыгы җәмгыять белемен, 22 меңнән артыгы информатиканы, 21 меңнән артыгы рус телен сайлаган.
БДИның төп этабы 19 июньдә тәмамланган. Быел имтиханнарда якынча 750 мең кеше катнашкан, шуларның 663 меңнән артыгы - быел мәктәп тәмамлаучылар.





Комментарийлар