Бөгелмә районында БДИдан 16 йөз баллы нәтиҗә теркәлде
Бөгелмә районында бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясалды. Быел имтиханны 430 чыгарылыш укучысы тапшырды. Нәтиҗәдә районда 16 йөз баллы нәтиҗә теркәлде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.
6 нчы мәктәпне тәмамлаган Вадим Филиппов рус теле һәм профильле математикадан 200 балл җыйса, 16 нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Арина Мухалева рус теле һәм биологиядән максималь нәтиҗәгә иреште.
80–100 балл җыйган укучылар саны 278 дән 386 га кадәр арткан. Моннан тыш, 108 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне I һәм II дәрәҗә медальләр белән тәмамлаган. 2023 елда аларның саны 84 булган.





Комментарийлар